Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медиа: Рамил Шәмсетдинов хезмәт иткән хәрби бүлек ел ахырына кадәр таратылачак


Горныйдагы таратылачак хәрби бүлек капкасы
Горныйдагы таратылачак хәрби бүлек капкасы

Сигез хезмәттәшен атып үтерүдә гаепләнүче Рамил Шәмсетдинов хезмәт иткән хәрби бүлек таратылачак. Русия саклану министрлыгы ул урында Көнчыгыш хәрби бүлгесенең башка бүлеген урнаштырырга ниятли.

Байкал арты крае Горный шәһәрендә 8 кешене атып үтерүдә гаепләнүче Рамил Шәмсетдинов хезмәт иткән хәрби бүлек юкка чыгарыла, ул урында Көнчыгыш хәрби бүлгесенең башка бүлеге урнаштырыла, дип яза РБК саклану министрлыгындагы үз чыганагына сылтанып. Хәрби бүлекне тарату яңа елга кадәр үк башкарылачак.

“Шәмсетдинов хезмәт иткән бүлек ел ахырына кадәр таратылачак”, дигән газет әңгәмәчесе.

25 октябрьдә Чита районы Горный шәһәрендә урнашкан 54160нчы санлы хәрби бүлектә Рамил Шәмсетдинов каравыл алышынган вакытта сигез солдат һәм офицерны атып үтерүдә гаепләнә. Хәзер Шәмсетдинов Чита шәһәрендә сак астында. Кылган гамәленең сәбәбе дип ул армиядә низамнамә кагыйдәләрен бозучы мөнәсәбәтләр булуын атады.

Вакыйгадан соң әтисе белән очрашуы вакытында Рамил “бу хәрби бүлекне таратырга кирәк” дип белдергән иде. Бу турыда Сәлимҗан Шәмсетдинов Азатлыкка сөйләде.

Рамил Шәмсетдинов белән булган хәл Русия армиясендә “бабайлык” күренеше турында фикер алышулар, бәхәсләрне көчәйтте. Армиягә сәламәт балаларын җибәреп, өлкәнрәк хезмәттәшләренең җәберләүләре аркасында үз-үзенә кул салган, яки кыйналып, имгәнгән, башка төрле сәбәпләр белән зыян күргән солдат әти-әниләре армиядәге башбаштаклыкка чик куелырга тиеш, диделәр.

XS
SM
MD
LG