Accessibility links

Кайнар хәбәр

Миңтимер Шәймиев: "Милли телләрдә дәреслек чыгаруны федераль үзәк төрле юллар белән суза"


Миңтимер Шәймиев

Татарстанның дәүләт киңәшчесе Миңтимер Шәймиев 5 декабрьдә Казанда узган киңәшмәдә федераль үзәкнең милли сәясәтен тәнкыйтьләп чыкты. Аерым алганда, ул милли телләрдә дәреслекләр чыгаруда үзәкнең аяк чалуын ассызыклады.

"Рус телендә дәреслек чыгарыр өчен бер комиссия узу җитә. Милли телләрдә, мәсәлән, удмурт, яки татар телендә чыгарсаң, ул дәреслек дип чыкмый, әсбап дип чыга. Шул ук көчне саласың, шул ук комиссияләрне узасың. Күңел рәнҗиме моңа, әллә юкмы? Әле тагын бер кат экспертиза өчен туләргә кирәк, шул кадәр үк бәя", дип сөйләде Миңтимер Шәймиев.

"Шушы эшне сузар өчен нинди ысул бар, барысын кулланалар. Әйтерсең, монда бер көн дә мәктәптә укымаган надан кешеләр утыра", диде Шәймиев.

Ул Татарстанда алып барылган милли сәясәтне уңай бәяләп, федераль үзәк сәясәтендә зирәклек, игътибарлылык, халыкларның милли хисләренә сак карау җитмәвен белдерде. "Бер карар кабул итү белән икенче көнгә үк тамырдан үзгәрешләр көтү" күренеше бар, диде ул. Шәймиев шулай ук глобальләшү, техник яңарышны исәпкә алып Татарстанда мәгариф системын үзгәртеп корырга кирәк булачагын да искәртте.

Бүген Казанда Татарстан президенты каршындагы милләтара һәм динара мөнәсәбәтләр шурасы утырышы узды. Анда Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов, премьер-министр Алексей Песошин, Татарстан Дәүләт шурасы рәисе урынбасары Юрий Камалтынов катнашты. Мәскәүдән Русия президенты идарәсенең эчке сәясәт бүлегеннән Урал һәм Идел буе федераль бүлгесе кураторы Юрий Шевяков килгән иде.

Утырыш Татарстан республикасында яшь буынга ватанпарвәрлек һәм этномәдәни тәрбия бирү мәсьәләсенә багышланды.

фикерләр (3)

бу форум ябык
XS
SM
MD
LG