Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда галимә Рәүфә Уразманова зыян күргән юл казасы шаһитларын эзлиләр


Рәүфә Уразманова
Рәүфә Уразманова

Социаль челтәрләр һәм матбугат чараларында Казан урамында булган юл казасын күреп калучыларны эзләгән игъланнар чыкты. Зыян күрүче – 83 яшьлек галимә Рәүфә Уразманова, аның берничә җирдән умырткасы сынып, хастаханәгә китерелгән.

Юл казасы 5 декабрь Казанның Ибраһимов урамында, "Батыр" спорт комплексы янында булган. Җәяүле кичүендә баручы ханымны машина бәрдереп киткән. "Рәүфә Кәримовнаны 17.45 сәгать тирәсендә машина бәрдергән. Йөртүче аны травмпунктка илтеп куйган да үзе качкан. Исемен Роман дигән. Зыян күрүче ханымның сөякләре сынган", дип язды ВКонтакте челтәрендә ФемКызлар паблигы. Алар бу йөртүче хакында ни дә булса белүче табылса, үзләренә хәбәр итүне үтенә.

Җинаять урыныннан качкан ир-атны Казанның юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе (ЮХИДИ) дә эзли. "Өлкән яшьтәге ханымның бил тирәсендә умыртка сөяге берничә җирдән сынган. Билгесез йөртүче каза булган урыннан качкан. Бу хәлләрне күреп калучылар булса, ЮХИДИ хезмәтенә шалтыратуыгыз сорала", диелгән хәбәрдә.

Рәүфә Уразманова – тарих фәннәре кандидаты, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре. Татарстан фәннәр академиясенең Тарих институтында этнология бүлегендә өлкән фәнни хезмәткәр булды, хәзер лаеклы ялда. Ул татар халкының көнкүрешен, бәйрәмнәрен, гореф-гадәтләрен өйрәнеп, берничә дистә фәнни хезмәт, китап, мәкаләләр чыгарган галимә.

XS
SM
MD
LG