Accessibility links

Казан паркында казна идарәсе хезмәткәренең мәете табылган


Федераль казнаның Татарстан идарәсе хезмәткәре 41 яшьлек Марат Сафиуллинның мәете Казан паркындагы бер чокырда табылган. Ул кичә югалган булган. Тикшерү эшләре бара.

Марат Сафиуллин Федераль казна идарәсенең контроль-ревизия бүлегендә эшләгән. 5 декабрь иртәнге 11 тирәсендә ул эшеннән каядыр чыгып китә, шуннан бирле аның белән элемтә булмый. Бүген Сафиуллинның мәете Казанның үзәк паркында күпер астында табылган.

Тикшерү комитеты Сафиуллинның үлеме сәбәпләрен тикшерә. Бу үтерү дә, үзенә кул салу да булырга мөмкин, шулай ук ирнең күпердән ялгыш егылып төшеп һәлак булу мөмкинлеге дә карала, дигән тикшерү комитеты хезмәткәрләре. Шулай ук мәрхүмнең баш тиресе сөягенә кадәр сыдырылган булуы да әйтелә.

Марат Сафиуллин Федераль казна идарәсендә 2010 елдан бирле эшли. 2016 елның көзендә контроль-ревизия бүлегенең баш контролер-ревизоры итеп билгеләнгән. Марат Сафиуллин вазифасына саклану министрлыгы заказларын үтәүче ширкәтләрнең башкарылган эш өчен түләүгә бирелгән документларын тикшерү дә кергән.

XS
SM
MD
LG