Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан композиторлар берлеге рәисе итеп янә Рәшит Кәлимуллин сайланды


Рәшит Кәлимуллин
Рәшит Кәлимуллин

6 декабрьдә Татарстан композиторлар берлеге бинасында оешманың 80 еллыгына багышланган җыен үтте. Берлек рәисе итеп янә Рәшит Кәлимуллин сайланды. Ул 1989 елдан бирле әлеге вазифада.

Татарстан композиторлар берлеге съездында республика мәдәният министры Ирада Әюпова, Татарстан Дәүләт шурасы комитеты җитәкчесе Айрат Зарипов катнашкан.

Съездда берлекнең яңа рәисе сайланган. Киләсе биш елда да оешманы Рәшит Кәлимуллин җитәкләячәк дип хәбәр итә Русия композиторлар берлеге матбугат хезмәте.

Әюпова ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан Татарстан композиторларыннан аларның әсәрләрен сатып алырга грант биреләчәген әйткән. Кәлимуллин, берлекнең соңгы биш елдагы эшчәнлегенә хисап тотып, күп әсәрләр иҗат ителүен, китаплар чыгуын, республика композиторлары әсәрләрен башкару өчен 15 илгә барылуы хакында сөйләгән.

Рәшит Кәлимуллин Татарстан композиторлар берлеген 1989 елдан бирле җитәкли. 2015 елның декабреннән ул Русия композиторлар берлеге иадрәсе рәисе булып та тора. Рәшит Кәлимуллин Русия һәм Татарстанның атказанган сәнгатькәре, күпсанлы халыкара бәйгеләр лауреаты һәм бүләкләр иясе. Аның үз әсәрләренең күбесе беренче тапкыр чит илләрдә уйналды. Казанда Рәшит Кәлимуллин София Гобәйдуллина исемендәге Заманча музыка үзәгенә нигез салды.

Татарстан композиторлар берлегенә 60лап композитор керә.

XS
SM
MD
LG