Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Татмедиа" ширкәтен Шамил Садыйков җитәкләячәк


Шамил Садыйков
Шамил Садыйков

Шамил Садыйков "Татар-информ" агентлыгын җитәкли иде. "Татмедиа" ширкәтенең әлеге җитәкчесе Андрей Кузьминның кая китәчәге билгеле түгел. 

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов "Татмедиа" акционерлык җәмгыяте җитәкчесе итеп моңа кадәр "Татар-информ"ны җитәкләгән Шамил Садыйковны билгеләү турында белдергән. Бу хакта Татарстан басмалары яза. Садыйковны 7 декабрьдә Татарстан хөкүмәтендә республика президенты катнашында киңәшмәдә тәкъдим иткәннәр.

"Татмедиа" ширкәтенең әлеге җитәкчесе Андрей Кузьминның кая китәчәге билгеле түгел.

Шамил Садыйков КФУның татар журналистикасы бүлеген тәмамлаган. "Эфир", "Татарстан" дәүләт телерадиоширкәтендә эшләде, "Казан" телеканалы баш мөхәррире булды. Соңрак Татарстан транспорт министрлыгы сүзчесе, "Казан" төзелеш оешмасы сүзчесе булып эшләде.

"Татар-информ" агентлыгы җитәкчесе итеп 2016 елның апрелендә билгеләнгән иде. Ул килгәч, агентлыкның татар телле версиясе аерым сайт буларак tatar доменында эшли башлады.

XS
SM
MD
LG