Accessibility links

Кайнар хәбәр

Махачкалада Татарстанда чыккан Коръән мәгънәләренең урысчага тәрҗемәсе тәкъдим ителде


Коръән мәгънәләренең урысча тәрҗемәсе Махачкалада тәкъдим ителде
Коръән мәгънәләренең урысча тәрҗемәсе Махачкалада тәкъдим ителде

7 декабрьдә Дагыстан башкаласы Махачкалада Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан әзерләнгән "Калям Шариф. Перевод смыслов" басмасы – Коръән мәгънәләренең урыс теленә тәрҗемәсе тәкъдим ителде. 

Шәһәрнең Халыклар дуслыгы йортында Кавказ төбәгеннән килгән ислам галимнәре, Татарстан кунаклары чакырылды. Алар арасында Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин, "Кәлам Шәриф"не чыгаруда катнашкан галимнәр дә бар иде. Нишләп тәкъдим итү Казанда түгел, ә Махачкалада үтә дигән сорауга Камил хәзрәт "Идел суы бит Каспийга ага" дип шаяртканнан соң, безгә нәкъ монда җыелышу кирәк иде диде.

"Без мондагы халыкка бик рәхмәтле, чөнки биредә гыйлем чылбыры беркайчан да өзелмәде, хәтта Совет берлеге чорында да. Безгә татар дин галимнәренең мирасын яңадан кайтарырга кирәк. Дагыстан җире бик үзенчәлекле, безгә Коръән мәгънәләре тәрҗемәсен чыгарганда җирле галимнәрнең хәер-фатыйхасын алу мөһим булды", диде Сәмигуллин.

Шул ук вакытта Дагыстан мөфтие Әхмәт Абдуллаев татар галимнәренең уйнаган роле хакында бәян кылды.

"Татар ишаннары Дагыстан тарихында лаеклы урын алган. Сүз Зәйнулла ишан Рәсүли, Баязит Хәйруллин турында бара. Алар безгә үз мирасын калдырды. Камил хәзрәткә мондый олугъ кешеләрнең эшен дәвам итү өчен без бик рәхмәтле. Без еш кына Дагыстан үз галимнәре белән алга киткән төбәк дип мактанырга яратабыз. Коръән мәгънәләрен күп тапкыр чыгарырга омтылган идек, тик килеп чыкмады. Ә менә Татарстан мөфтияте бу эшне башкарып чыгара алган", диде Хәйруллин.

Шулай да Камил Сәмигуллин әйткәнчә, "Кәлам Шәриф"не чыгарганда Дагыстан галимнәре белән күп тапкыр киңәшләшергә туры килгән, алар хаталарны төзәткән, тәкъдимнәр керткән. Китап 600 биттән артык, тиражы ике мең данә. Татарча чыккан тәрҗемәдән шактый аерыла диде китапны төзүчеләрнең берсе Булат Мөбәрәков. Татар телле басмада күбрәк татар галимнәре хезмәтләре кулланылган, моннан тыш, китапны хәзерге әдәби телдә булдыру күз алдында тотылган.

Татар телендә дөнья күргән изге Коръәннең татарча мәгънәләре "Кәлам Шәриф"не беренче булып Мәскәүдә тәкъдим ителсә, соңрак аны Болгарга, Мәүлет бәйрәменә җыелган муллаларга күрсәттеләр. Урыс теленә тәрҗемәне тәкъдим итү Башкортстан башкаласы Уфада узарга тиеш иде, ләкин анда Изге Китапны күрсәтеп кенә алдылар, ә инде фәнни чара Махачкалада үтәчәк дип игълан ителде.

XS
SM
MD
LG