Accessibility links

Кайнар хәбәр

Минскида Беларусның Русия белән интеграциясенә каршы протестлар дәвам итә


Минскиңа каршылык чарасы
Минскиңа каршылык чарасы

Протест чарасы 7 декабрьдә Лукашенка һәм Путин очрашуы белән бәйле башланган иде. Урамнарга чыгучылар Беларусның Русиягә интеграциясенә каршы.

Якшәмбе Мински үзәгендә Беларусның Русиягә интеграциясенә каршы протестка берничә йөз кеше чыкты. Иртәдән халык Октябрь мәйданында җыелды, аннары Русия илчелеге бинасы янына кадәр йөреш оештырылды. Чарада катнашучылар Беларус халык республикасының аклы-кызыллы байракларын тотып чыкты. Әлеге байрак оппозиция символы булып тора. Моннан тыш, "Бернинди интеграция булмаска тиеш!" дип язылган плакатлар, Европа берлеге байраклары да күренде. Полиция вакыйгага катышмады.

Чараны оештыручыларның берсе, "Беларус христиан демократиясе" фиркасе рәистәше Павел Северинец халыкны урамнарда төнгә кадәр калырга чакырды. Ул "кешеләр мин көткәннән берничә тапкыр артыграк булды" дип белдерде.

Русия белән интеграциягә каршы протест чаралары шимбә Беларус һәм Русия президентлары очрашуы белән бәйле башланды. Сочида узган очрашуда Александр Лукашенка белән Владимир Путин ике илнең "тирәнтен интеграциясе" турында берничә документ имзалаларлар дип фаразланды. Документларның эчтәлеге ачыкланмады.

Путин белән Лукашенканың сөйләшүләре биш сәгатьтән артык барды. Ахырда журналистлар белән очрашу булмады. Русия икътисади үсеш министры Максим Орешкин президентлар кайбер бәхәсле мәсьәләләрне чишә алды, калганнары экспертлар дәрәҗәсендә хәл ителәчәк диде. Беларус белән Русия лидерларының киләсе очрашуы Петербруда 29 декабрьгә планлаштырылган.

Беларус оппозициясе Лукашенка белән Путинның очрашуларын "яшерен сүз куешу" дип атый. Берничә оппозиция фиркасе лидерлары беларусларны вакыты чикләнмәгән протест чарасына чакырды. Алар ил Русия составына кереп, суверенитетын югалтыр дип курка.

20 ел элек имзаланган Беларус һәм Русия беректәш дәүләте турында килешү кәгазьдә генә калды. Ул бердәм валюта, мәхкәмә һәм таможня булдыруны күз уңында тота иде.

XS
SM
MD
LG