Accessibility links

Кайнар хәбәр

Яңа ел ялларында Казаннан өстәмә очышлар ачылачак


Казан һава аланы
Казан һава аланы

"Казан" халыкара һава аланы 27 декабрь –10 гыйнвар көннәрендә туристлар еш оча торган Истанбул, Петербур, Акмәчет һәм башка шәһәрләргә өстәмә очышлар җибәрәчәк.

Яңа ел бәйрәмнәре яллары Казаннан Истанбул, Петербург, Акмәчет, Сочи, Мәскәү юнәлешләрендә очу өчен өстәмә рейслар булдырылачак, дип хәбәр итә "Казан" халыкара һава аланы матбугат хезмәте.

Истанбулга яңа рейслар 27 декабрьдән башланачак. 10 гыйнварга кадәр җомга көннәрендә Smartavia һава ширкәтенең Boeing 737−800 очкычы Төркия башкаласына юл алачак.

Шул ук Smartavia 31 декабрь һәм 8 гыйнвар көннәрендә Петербурга да өстәмә рейслар җибәрә. Бу шәһәргә 28, 30 декабрьдә һәм 6 гыйнварда да өстәмә рейслар каралган.

Сочи, Акмәчет, Мәскәү шәһәрләренә 28 декабрдән 8 гыйнварга кадәр Nordwind Airlines һава ширкәтенең өстәмә очышлары булачак.

XS
SM
MD
LG