Accessibility links

Яман гадәтләргә бирешмәү рейтингында Татарстан - 9нчы, Башкортстан 42нче урында


Халыкның яман гадәтләргә бирешмәве ягыннан Татарстан Русия төбәкләре рейтингында беренче унлыкка кергән. Башкортостан исемлектә 42нче урында.

Илдәге тәмәке, хәмер куллану, хәмер эчеп агуланып үлүләр, наркотик куллану белән бәйле һәм исерек килеш кылынган җинаятьләр санын исәпләп чыгарып, Русия төбәкләренең рейтингы төзелгән. РИА новости булдырган бу исемлектән күренгәнчә, 2018 ел нәтиҗәләре буенча Татарстан яман гадәтләр бик таралмаган төбәкләр рәтенә кергән, ул тугызынчы урында.

Исемлектә беренче урыннарны Төньяк Кавказ республикалары алып тора. Беренче унлыкка шулай ук Волгоград өлкәсе (алтынчы урын), Тамбов өлкәсе, Ставрополь крае һәм Сарытау өлкәсе дә кергән (10нчы урын).

Рейтинг мәгълүмәтенә караганда, Татарстан үз нәтиҗәләрен алдагы елгылары белән чагыштырганда сизелерлек яхшырткан. 2017 елда ул 16нчы урында булган.

Башкортостан 42нче урында. Ул бер ел эчендә өч пунктка түбән төшкән. 2017 елда 39нчы урында булган.

2016 елда Татарстан "Айнык Русия" рейтингында Урта Идел төбәкләре арасында иң айныгы дип билгеләнгән иде. Ул 113 балл җыеп, Русиядә 16нчы урында булды.

Халкының яман гадәтләре ягыннан иң авыр хәлдәге төбәкләр – Ямал-Ненец автоном бүлгесе, Камчатка крае, Магадан өлкәсе, Бурят республикасы, Яһүд автоном бүлгесе, Сахалин өлкәсе.

Мәскәү рейтингта 53нче урында, Петербур 70нче урынны били.

XS
SM
MD
LG