Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан прокуратурасы мәктәпләрдә коррупция очраклары күп булуын белдерә


Илдус Нәфыйков
Илдус Нәфыйков

Республика мәктәпләрендә җитәкчелекнең ата-аналардан җыелган акчаны үз мәнфәгатьләренә тоту очраклары бар дип белдергән Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйков Казанда узган киңәшмәдә. Ул шулай ук җавапка гади укытучыларның тартылуын да телгә алган. 

Татарстанда коррупциягә каршы эшне координацияләү комиссиясе утырышында прокурор Илдус Нәфыйков республика мәгариф һәм фән министрлыгында ачыкланган күпсанлы канун бозулар хакында хәбәр иткән. Бу хакта Татарстан басмалары яза.

Аерым алганда, мәктәпләрдә ата-аналардан "сыйныф чыгымнары өчен" дип җыелган акчаны укытучылар һәм мәктәп җитәкчелеге үзләренә сарыф итү очраклары ачыкланган. Мисалга, Казанның 19нчы санлы гимназиядә һәм 35нче санлы лицейда шушы акчалардан укытучылар һәм мөдир үзләренә премия биргән, ә мәктәпләрнең берсендә җитәкчелек берничә йөз мең сум акчаны Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә сәфәргә баруга тоткан.

Шулай ук "сыйныф акчаларын" укытучылар һәм җитәкчелекнең мобиль элемтә чыгымнарын каплауга сарыф итү дә булган.

Нәфыйков әйткәнчә, 37 уку оешмасында коррупция өлкәсендә канун бозулар табылгач, җитәкчелекне түгел, ә гади укытучыларны җавапка тартканнар.

9 декабрьдә Казан Кирмәнендә Татарстанда коррупциягә каршы эшне координацияләү комиссиясенең киңәйтелгән утырышы узды. Чара президент Рөстәм Миңнеханов рәислегендә барды. Миңнеханов республикада бигрәк тә "мәгариф һәм сәламәтлек саклау өлкәсе коррупцион күренешләргә дучар" дип белдерде. "Шулкадәр акча һәм көч сарыф итеп, республика югары нәтиҗәләргә ирешергә лаек. Әмма күзәтчелек-контроль оешмалары тикшерүе бюджет акчаларын нәтиҗәсез файдалану очракларын күрсәтте. Быел тугыз ай эчендә бу сумма 200 млн сумнан артып киткән, ә башкарылган эшләр хакын арттырып күрсәтү - 50 млн сумнан артык" дип китерә президент сүзләрен матбугат хезмәте.

XS
SM
MD
LG