Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда дини уку йортларына дөньяви уку йортлар белән тигез хокуклар биреләчәк


Уфаның Мәрьям Солтанова исемендәге мәдрәсәсе
Уфаның Мәрьям Солтанова исемендәге мәдрәсәсе

Башкортстан Дәүләт җыены - Корылтай депутатлары дини белем бирү оешмаларына өстәмә һөнәри белгечлекләргә укыту хокукы бирә торган канун кабул итәргә җыена. 

Башкортстан Корылтае республикадагы дини уку йортларын хокуклары ягыннан дөньяви белем бирү оешмалары белән тигезләячәк. Бу турыдагы канун өлгесе өченче укылышта парламентның алдагы утырышында кабул ителәчәк дип хәбәр итә Корылтайның матбугат хезмәте.

Канунга ярашлы, дини оешмалар өстәмә һөнәри програмнар кертергә, бу белгечлекләргә укытырга, сынаулар алырга һәм укып чыгучыларга тиешле таныклыклар тапшырырга хокуклы булачак.

Шулай ук дини уку йортларында укып чыкканнан соң белемнәрне арттыру мөмкинлеге дә тудырылачак. Башкортстан Корылтае рәисе Константин Толкачев әйткәнчә, бу ислам һәм православ уку йортларына тәмамлаучыларга белем эзләп чит илгә китмичә, үз илләрендә укып, "дөрес белемнәр" алырга ярдәм итәчәк.

Хәзерге вакытта Башкортстандагы дини уку йортлары дин әһелләре әзерләргә яки федераль дәүләт стандартлары белән расланган програмнар нигезендә урта һәм югары белем белгечлекләренә укытырга хокуклы. Өстәмә белем бирү мөмкинлекләре каралмаган, бу дини уку йортларының хокукларын кыса иде, дигән Толкачев.

XS
SM
MD
LG