Мәскәүдә "Новое величие" эше кысаларында гаепләнүче Юлия Виноградованың әнисе Анна Павликова һәм "Мәскәү эше" кысаларында гаепләнгән Даниил Кононның әнисе Наталья Конон сәяси тоткыннарга теләктәшлек йөзеннән ачлык игълан иткән.
"Чарасызлыктан, соңгы өмет буларак мин бүген ачлык игълан итәм! Һәм сәяси тоткыннарга гадел мәхкәмә таләп итәм!" дип язган Виноградова үзенең Фэйсбук битендә.
Хокук яклаучы Александр Крыленкова ачлыкка Наталья Конон да кушылды, дип хәбәр итте.
Анна Павликова 2018 елның мартында тоткарланды. Тикшерү фикеренчә, ул оппозициядәге активистларның хакимиятне бәреп төшерү максаты белән тәзелгән зур булмаган төркеменә керә. Даниил Конон исә 2019 елның җәендә Мәскәүдә массакүләм тәртипсезлекләрдә катнашуда гаепләнде. Тикшерүчеләр фикеренчә, ул 27 июльдә Мәскәү үзәгендә узган каршылык акциясендә катнашкан. Соңрак Конон һәм тагын биш кешегә белдерелгән гаепләү көченнән чыгарылды.
Юлия Виноградова һәм Наталья Конон күптән түгел төзелгән "Сәяси репрессияләргә каршы аналар" хәрәкәтенә керә. Узган шимбә Мәскәүдә бу хәрәкәтнең җыены үтте.