Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Татнефть" Либиядә эшчәнлеген янә башлады


"Татнефть" Либиядә эшчәнлеген яңадан башлаган. Илдә низаглар булу сәбәпле, ширкәт хезмәткәрләрен аннан кайтарган иде. 

"Татнефть" Либиянең Хамада төбәгендә сейсмисик тикшерүләр башлаган. Бу хакта белдерүне Либия дәүләт нефть корпорациясе ясады дип яза ТАСС. Эшләр 6 декабрьдә башланган.

"Без "Татнефть"нең Гадамес бассейнында эшчәнлеген башлаудан канәгать. Бу нефть һәм газ секторына ышанычны арттыра һәм Либиянең икътисади мәнфәгатьләренә хезмәт итә", диелгән белдерүдә.

"Татнефть" Африка илендә Либия дәүләт нефть ширкәте (NOC) белән берлектә геологик тикшерүләр алып барган иде. Илдә чуалышлар булу сәбәпле, ширкәткә эшне берничә тапкыр туктатып торырга туры килде. 2013 елда "Татнефть" проектларга яңадан алынып Триполига хезмәткәрләрен җибәрде, әмма кораллы низаглар нәтиҗәсендә аларны кире кайтарды. Тагын бер тапкыр Либиягә керергә омтылу 2014 елның маенда булган иде.

2018 елның октябрендә "Татнефть" NOC белән Либиядә эшләү мөмкинлеге турында кабат сөйләшә башлады.

XS
SM
MD
LG