Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә күп балалы гаиләләрнең яртысы фәкыйрьлек чигендә яши


Архив фотосы
Архив фотосы

Русиядә гомумән фәкыйрьлек дәрәҗәсе 12,4 процент тәшкил итә. Хәерче гаиләләрнең 80 проценты балалы гаиләләр.

Русиядә күп балалы гаиләләрнең 52 проценты фәкыйрьлек чигендә яши. Бу хакта Росстат башлыгы урынбасары Константин Лайком сүзләренә слытанып ТАСС яза.

Ике балалы гаиләләр арасында фәкыйрьлек дәрәҗәсе 24 процент тәшкил итә. Лайкам шулай ук Русиядә хәерче гаиләләрнең 80 проценты балалы гаиләләр дип белдерде.

Аның сүзләренчә, Русиядә гомумән фәкыйрьлек дәрәҗәсе 12,4 процент тәшкил итә.

Фәкыйрь дип керемнәре яшәү минимумыннан кимрәк булган кешеләр атала. Русиядә хәзерге вакытта яшәү минимумы хезмәт яшендәге кешеләр өчен - 12130 сум, пенсионерлар өчен - 9236 сум, балалар өчен 11004 сум тәшкил итә.

XS
SM
MD
LG