Accessibility links

Русиянең яшәү өчен уңайлы һәм арзан шәһәрләре унлыгында Казан белән Уфа юк


Казан күренеше
Казан күренеше

Русиянең яшәү өчен уңайлы һәм торак бәяләре арзан шәһәрләре рейтингында беренче урыннарда Краснодар, Сургут, Петербур.  Казан һәм Уфа уртача күрсәткечләргә ия булган.

Урбанистика институты Русиянең 100 иң зур шәһәрендә яшәү һәм эшләү шартларын өйрәнеп, аларның рейтингын төзегән. Шәһәрләргә баллар биргәндә андагы экология чисталыгы, климат, шәһәрнең төзеклеге, ял итү өчен мөмкинлекләр һәм башка күрсәткечләр белән бергә, эш урыннары булу, хезмәт хакы, торак бәясе кебек шартлар да исәпкә алынган.

Казан һәм Уфа "яшәү өчен уңай" дип санарга мөмкин булган беренче 23 шәһәр арасына кергән. Шул ук вакытта алар яшәү бәясе чагыштырмача кыйммәт булмаган шәһәрләр исемлегенә керә алмаган.

Иң уңайлы һәм кыйммәт булмаган шәһәр дип Краснодар танылган. Икенче һәм өченче урыннарда Сургут белән Петербур. Мәскәү исемлектә 52нче урында, монда яшәү кыйммәт, ә хезмәт хаклары түбән, дигән нәтиҗә ясалган.

Тормыш итәргә иң уңайсыз шәһәр дип Уссурийскины атаганнар.

Ноябрь ахырында Русия хөкүмәте каршындагы финанс университеты Казанны яшәү сыйфаты ягыннан илнең иң яхшы шәһәре дип таныган иде. Бу рейтинг Русия шәһәрләрендә яшәүчеләрнең теге яки бу тормыш шартларыннан кәнәгать булу-булмаулары турында сораштыру нәтиҗәсендә төзелгән. Казаннан кала, "сыйфатлы тормышлы" шәһәрләр исемлегенә Краснодар, Иркутски, Грозный һәм Вологда керде.

XS
SM
MD
LG