Accessibility links

Адвокат шаман Габышевка каршы яңа җинаять эше ачылуы турында белдерде 


Александр Габышев
Александр Габышев

Мәскәүгә "Путинны куарга" баручы якут шаманы Габышевка каршы хакимият вәкиленә карата көч куллануда гаепләп, җинаять эше ачылган. Бу хакта хокук яклаучылар хәбәр итә.

Якут шаманы Александр Габышевны тоткарлаганда ул полиция хезмәткәренең киеменә зыян салган диелә "МБХ медиа" хәбәрендә. Бу мәгълүмат әлегә рәсми рәвештә расланмаган.

10 декабрдә Габышевны Мәскәүгә икенче йөреше вакытында тоткарлаганнар иде. Аннан алда шаманның иң якын көрәштәшләренең берсе Евгений Ростокин да кулга алынды. Бу тоткарлануларның сәбәбе билгеле түгел.

2019 елның март аенда якут шаманы Александр Габышев Якутски шәһәреннән Мәскәүгә барачагы турында игълан итте. Ул Путинны "кара көчләр тудырган зат" дип атады, һәм аны кууны көчле шаман гына булдыра ала диде. Габышев өч мең чакрым араны җәяү үтте, күп кеше аңа теләктәшлек белдерде. Сентябрдә Бурятия һәм Иркутски өлкәсе чигендә аны ФСБ тоткарлады һәм кире Якутскига озатты.

Шаманны психоневрологик диспансерга урнаштырдылар һәм акылы зәгыйфь дип таныдылар. Соңрак аны экстремистлык эшчәнлеккә чакыруда гаепләп, җинаять эше ачтылар. Сентябр ахырында читкә китмәү шарты белән иреккә җибәрделәр.

8 декабрдә Габышев Мәскәүгә икенче йөрешен башлады. 10 декабрдә медиада шаманны "тикшерү эшләре уздыру өчен" полиция эзли дип язды. Полиция шаманның туганы өенә дә килгән дип хәбәр ителде.

XS
SM
MD
LG