Accessibility links

Мексиканың Юкатан штатында майя теле мотлак укытылачак


Архив фотосы
Архив фотосы

Әлеге штатта майя телендә ярты миллионлап кеше сөйләшә.

Мексикада урнашкан Юкатан штаты парламенты мәктәпләрдә майа телен мотлак укыту карарын кабул итте. Депутатлар әлеге карарны бертавыштан хуплады. Бу хакта NATIONALIA басмасына сылтанып "Idel.Реалии" яза.

Мәктәпләрдә телне укыту әкренләп кертеләчәк, чөнки майя телен укыта алган мөгаллимнәр җитми. Штатның Мәгариф министрлыгы мәгълүматынча, 2018-2019 уку елында майя телен балалар бакчасы һәм башлангыч мәктәптәге 34 мең укучы өйрәнгән (төбәктә барлыгы 300 меңнән артык укучы бар).

Юкатан ярымутравында майя телендә 800 меңгә якын кеше сөйләшә. Аларның ярты миллионнан артыгы Юкатан штатында яши, алар халыкның 25%-ын тәшкил итә. Майя телендә сөйләшүчеләр шулай ук Кинтана-Роо һәм Кампече штатларында яши.

Юкатан парламенты ассызыклавынча, мәктәпләрдә телне мәҗбүри укыту ике проблемны чишүгә юнәлгән: яшь буынга майя телен өйрәтүгә һәм шәһәрләрдә тел мохитен тудыруга. Хәзерге вакытта майя телен белүчеләр нигездә авыл җирендә яши, анда өлкән буын вәкилләре күпчелекне тәшкил итә.

Исегезгә төшерәбез, Русиядә милли республикаларның дәүләт телләрен мәҗбүри укыту тыелды. 2017 елда моның турында Русия президенты Владимир Путин белдергәннән соң, милли республикаларда прокурор тикшерүләре узды. 2018 елда әлеге карар Русия думасы тарафыннан канунда чагылды.

XS
SM
MD
LG