Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Халыкларның телләрен саклау — беренче чиратта дәүләт эше"


Чарада катнашучылар
Чарада катнашучылар

11 декабрь Казанда "Ике һәм күптеллелек шартларында дәүләт һәм региональ телләрне куллануның хокукый нигезләре" исемле халыкара конференция үтте.

Татарстан Фәннәр академиясендә оештырылган чарада Русиядә мәгариф оешмаларында дәүләт һәм туган телләрне укытуда актуаль мәсьәләләр тикшерелде.

Төшкә кадәр үткән пленар утырышта чыгыш ясаган "Педагогика" журналы баш мөхәррире, Мәскәү галиме Руслан Бозиев фикеренчә, Русиядә мәгариф канунына кертелгән үзгәрешләрдән соң туган телләрдә белем бирүгә игътибар арткан. Хәзер бу проблемны методика өлкәсеннән методология өлкәсенә күчерү кирәк.

Руслан Бозиев
Руслан Бозиев
Мәсьәләне методика өлкәсеннән методология, сәясәт өлкәсенә күчерергә кирәк

Русиядә урыс булмаган халыкларга туган телне өйрәнү, туган телдә белем алу проблемы берүк вакытта туган телләрне саклау проблемы да булып тора. Ягъни моны шулай ук милләт буларак үзебезгә сакланып калу проблемы дип тә әйтергә кирәк. Иң беренче чиратта шуны истә тотырга кирәк. Мәсьәләне методика өлкәсеннән методология, сәясәт өлкәсенә күчерергә кирәк. Чөнки туган телләрне өйрәнү, аны саклау, халыкларны саклау проблемы – Русия хакимиятенең сәяси ихтыяры", дип белдерде ул.

Аның сүзләренчә, Русиядәге урыс булмаган халыкларны эмигрантлар белән дә мигрантлар белән дә бутарга ярамый. Бу халыклар үз җирләрендә яши һәм үз телләрендә сөйләшергә хокуклы.

"Тел югалса милләт, халык буларак җир йөзеннән юкка чыгабыз дигән фикерне интелегенция һәм яшьләр аңлый башлады", дип белдерде ул.

Татарстан мәгариф министрлыгының милли мәгариф идарәсе башлыгы Лилия Әхмәтҗанова сүзләренчә, Татарстан мәгариф оешмаларында 5 телдә белем бирү алып барыла, 7 тел исә өйрәнү предметлары булып тора. Болар урыс, татар, чуваш, удмурт, мари, мордва, иврит телләре, дип белдерде ул.

Лилия Әхмәтҗанова
Лилия Әхмәтҗанова

Әхмәтҗанова чыгышында китерелгән мәгълүматларга караганда, Татарстанда якшәмбе мәктәпләрендә 23 халыкның телендә белем бирелә. Гадәти мәктәпләрдә укучы 67,23% бала татар телен, 31,19%ы урыс телен, 1,05% бала чуаш телен, 0,25% удмурт телен, 0,12% мари телен, 0,01% мордва, 0,15% бала иврит телләрен өйрәнә.

Аның сүзләренчә, глобализация процессы нәтиҗәсендә Татарстанда татар теле фәне буенча имтихан сайлаучыларның саны елдан ел кими бара. Әхмәтҗанова Татарстанда ике дәүләт теленең берсе булган татар телен атнасына ярты сәгать татар теле һәм ярты сәгать татар әдәбияты дәресләре белән генә өйрәнү мөмкин түгел, бу безне кәнәгатьләндерми, дип сөйләде.

"Тел сәясәтендә җаваплылыкның 80%ы дәүләттә"

Чуашстан республикасының мәгариф институты проректоры, галимә Светлана Петрованың чыгышы алдагы чыгышлардан ялкып киткән залдагы тыңлаучыларны бераз уятып җибәргәндәй булды. Ул үз чыгышын коры докладка гына нигезләнеп калмады, туган телләрне саклау өчен конкрет тәкъдимнәр дә кертте. Петрова чыгышын чуаш телененең мәктәпләрдә кайсы елларда ничек укытылуына кагылышлы саннардан башлады.

"2017 елга кадәр чуаш теле барлык мәктәпләрдә дә дәүләт теле һәм туган тел буларак 100% укытыла иде. 2017 елда чуаш телен сайлаучыларның саны 80% ка калды. 2018-2019 елларда бу сан 50%ка кадәр кимеде. Тагын 5 елдан нәрсә булыр, мин хәтта күз алдына да китерә алмыйм", диде ул залдагыларга мөрәҗәгать итеп.

Туган телләрне саклап калуны ата-аналарга аударып калдыру дөрес түгел

"Русиядә милли телләрнең юкка чыга бару процессын белгечләр, түрәләр гадәти хәл итеп күрсәтергә тырышалар. Нигә безгә бу процесска тыкшынырга янәсе. Мин чуаш халкы вәкиле буларак шуңа иманым камил, Русия халыкларының туган телләрен саклау дәүләт җаваплылыгында булырга тиеш. Туган телләрне саклап калуны җәмәгатьчелеккә, ата-аналарга гына аударып калдыру дөрес түгел", дигән сүзләрне залда утыручылар дәррәү алкышларга күмде.

Светлана Петрова
Светлана Петрова

"Минем исәпләвемчә, тел сәясәтендә җаваплылыкның 80%ы дәүләттә. Чөнки документларның төрен һәм сыйфатын дәүләт билгели, массакүләм мәгълумат чараларында телне куллануны дәүләт билгели, туган телгә карата дәүләт сәясәте дәүләт кулында, дәүләт шулай ук телнең рәсми статусын һәм аны куллануны да үзе билгели.

Ә җәмгыять кайда соң монда? Җәмгыять телне буыннан буынга тапшыра гына. Без әлбәттә телебезне киләсе буыннарга тапшырырга бик шат булыр идек. Әмма мин балалар бакчасына яисә мәктәпкә килгәндә миңа дәүләт кайсы телдә сөйләшү яисә белем алуны сайлап алырга куша, дип белдерде ул.

Петрова Мәгариф турындагы федераль канунга Русия Конституциясенең 68нче маддәсе үтәлешен гарантиягә ала торган шартлар өстәүне, Русиянең мәгариф турындагы канунын һәм ФГОСны үзгәртергә, республикаларның үзләренә туган телдә укыту китапларын әзерләү хокукы бирүне һәм шулар нигезендә туган телне укытуны кертү кебек тәкъдимнәр җиткерде.

Петрованың бу тәкъдимнәренә теләктәшлек күрсәткән залдагы укытучы, галимәләр аны тагын бер тапкыр алкышларга күмде.

Азатлык конференциянең пленар утырышыннан соң Светлана Петрова белән милли республикаларда туган телләрдә белем бирү, Русиядә туган телләрне саклап калу, аның конференциядә яңгыраткан тәкъдимнәре турында фикер алышты.

— Светлана ханым, бүген Чуашстан мәктәпләрендә туган телне өйрәнүдә төп проблем дип нәрсәне атар идегез?

— Беләсезме, Чуашстанда бүген туган телне өйрәнүдә төп проблемнарның берсе — этник чуашларның мәктәпләрдә туган тел итеп чуаш телен өйрәнүне азрак сайлый башлавы дияр идем.

—​ Ни өчен?

— Монда бик күп сәбәп бар. Боларның берсе — белүебезчә, хәзер ата-аналар үз балаларының киләчәге өчен күбрәк кайгырта башлады. Һәм аларны аңларга да була. Алар, үз балалары урысча белсә, киләчәктә бердәм дәүләт имтиханнарын яхшырак бирәчәк, яхшырак эшкә урнаша ала дип уйлый. Моның өчен ата-аналарны тәнкыйтьләргә кирәкмәс дип уйлыйм. Чөнки вазгыять үзеннән-үзе шуңа килеп терәлә.

— ​Чуаш ата-аналаларында булганы кебек хәзер татарларда да шундый хәл күзәтелә. Нәрсә эшләргә кала?

— Монда Русия халыкларының туган телләрен саклау кебек гомум бурыч куелырга тиеш. Бу бурыч дәүләт, җәмгыять һәм ата-аналарга бергәләп кагылырга тиеш.

—​ Шулай да беренче чиратта телне саклау турырда кем уйларга тиеш сезнеңчә?

Халыкларның туган телләрен саклауны кайгырту — беренче чиратта дәүләтнең эше

— Минемчә, ата-аналар беренче чиратта уйларга тиеш түгел. Илдәге халыкларның туган телләрен саклауны кайгырту — беренче чиратта дәүләтнең эше. Ата-аналар беренче чиратта үз балаларының киләчәген кайгырта. Дәүләт башкарасы эшне ата-аналарга, җәмгыятькә аударып калдырырга ярамый.

—​ Ә дәүләтнең туган телләрне саклауда төп бурычы нидән гыйбәрәт?

— Дәүләт Русия республикаларында яшәүче төп халыкларның телләрен мәҗбүри укытуны тэемин итәргә тиеш.

—​ Сезнеңчә, дәүләт милли республикалардагы туган телләрне саклау проблемын ничек чишә ала?

— Дөнья практикасына күз салырга кирәк. Федераль үзәк милли республикаларга үз дәүләт телләрен мәҗбүри укытуга бәйле сигнал бирергә тиеш. Без беренче чиратта республикалардагы титуллы халыкларның телләрен саклауны күздә тотабыз. Төбәкләрдәге мигрантлар яисә башка этник төркемнәрне әйтмибез.

Ике ел элек мәктәпләрдә туган телдә белем алу ихтыярига калдырылды. Шушы ике елда мәктәпләрдә ниләр үзгәрде һәм нинди якка?

— Әлбәттә тискәре динамика күзәтелә. Әйтик Чуашстанда чуаш телен моңа кадәр 100% өйрәнгән булсалар, ягъни аны туган тел һәм республика теле итеп өйрәнгән булсалар, чуаш теле туган тел булып кына калгач аны өйрәнергә теләүчеләр саны, кызганыч, елдан ел кими бара. Бүген бары тик 50%лап укучы гына чуаш телен туган тел итеп сайлый.

— ​Ничек уйлыйсыз, бүген туган телләрне нинди юллар белән саклап калып була?

— Әйткәнемчә, беренче чиратта дәүләт максималь шартлар тудырырга тиеш. Монда ихтыярига гына әйләндереп калдырырга кирәкми. Шулай ук җәмгыять тә тел кулланылсын өчен күбрәк шартлар булдырырга тиеш дип уйлыйм. Дөнья практикасын өйрәнергә кирәк. Бик күп федераль илләр бар. Һәм аларда 2-3 өстәмә тел өйрәнелә. Күп тел өйрәнү баланың үсешенә ярдәм генә итә бит. Галимнәр әйтмешли, күп тел белгән баланың баш мие яхшырак һәм тизрәк эшли.

— ​Сезнеңчә, федераль үзәк республикаларда яшәүче халыкларның туган телдә белем алу проблемнарын аңларга теләмиме әллә инде күрмәмешкә салышамы?

— Минемчә, федераль үзәк милли республикалардагы тел проблемын тирәнтен аңлап бетерми. Мәскәү милли республикаларга күбрәк укыту планнары бирергә тиеш. Тел проблемы төрле республикада төрлечә бара. Кайбер республикаларда дәүләт телләре мәҗбүри, мәсәлән. Ә кайбер республикаларда титуллы халыкның телен өйрәнү мәҗбүри саналмый. Төрлесендә төрле вазгыять. Русия мәгариф министрлыгы күп төрле укыту планы вариантлары хәзерләргә тиеш.

— ​Сез бүгенге чыгышыгызда Русиянең мәгариф турындагы канунын һәм ФГОСны үзгәртергә тәкъдим иттегез. Моны ничек аңларга?

— Федераль канунны кабул итү, өстәмәләр кертү һәм үзгәртү процедуралары бар. Мондый тәкъдим белән субъектларның канун кабул итү органы, дума депутатлары чыга ала. Федераль канунга үзгәрешләр кертү процессына туры китереп бу гамәлне башлатырга була. Әмма бу җаваплылыкны кем генә үз өстенә алыр, менә анысы билгесез.

— ​Сез шулай ук республикаларның үзләренә туган телдә уку-укыту китаплары әзерләү хокукын бирү һәм шулар нигезендә туган телне укыту тәкъдиме белән дә чыктыгыз.

— Хәзер федераль дәүләт белем бирү стандартларына күрә, предмет мәҗбүри өлештә урын алса, аны китаплар аша өйрәнү мәҗбүри булып тора. Китаплар исә федераль исемлектә булырга тиеш. Федераль исемлек катлаулы, финанс яктан чыгымлы схема. Шуңа күрә, кабатттан Русия мәгариф турындагы канунына үзгәрешләр кертеп, республикаларга туган телләрне өйрәнү өчен кирәкле уку китаплары, дәреслекләр исемлеген үзләре төзү хокукы бирүне тәкъдим иттем. Бу процедура чишелә торган процесс, моның өчен өстәмә финанслар да таләп ителми. Һәм катлаулы да түгел. Безнең китаплар республикаларда язылырга тиеш. Монда төбәкләрне күздә тотмыйм.

— ​Сез бүгенге чыгышыгызда укучылар туган телне өйрәнсен өчен төрле мотивация чаралары турында да сөйләдегез...

— Бүген мин әйткән гади вариант, югары уку йортларына кабул итү кагыйдәләренә бераз үзгәрешләр кертү турында иде. Мин Бердәм дәүләт имтиханнарын биргәндә туган телне сайлаган укучыларга югары уку йортларына кергәндә өстәмә баллар бирүне тәкъдим итәм. Ягъни ГТО системындагы баллар кебек. Моның өчен абитуриент бердәм дәүләт имтиханында туган тел имтиханын сайлаганы турында белешмә китерергә тиеш була. Әйтик, журналистлар, филологлар, тарихчылар. Алар туган телләрен яхшы белергә тиеш бит. Тиеш кенә түгел, мәҗбүр дә хәтта. Һәм менә аларга өстәмә баллар бирелергә тиеш дип әйтәм. Бу бит катлаулы түгел, финанс чыгымнар да сорамый. Әмма бу хәл милли мәктәпләрне тәмамлаучылар өчен бик яхшы стимул була ала.

— ​Телне мәҗбүриләп укыту тискәре реакция тудыра диләр. Ихтыяри укытуга күчсәң дә начар. Ничек уйлыйсыз, дәүләт туган телләрне укыту процессын ничек оештырырга тиеш?

— Баланс табырга кирәк дип уйлыйм. Сарык та исән, бүре дә тук булырга тиеш. Җитди карарларда һәрвакыт баланс булырга тиеш. Һәм бу балансны дәүләт табарга тиеш. Әйткәнемчә, дәүләт бу мәсъәләне бары тик җәмгыятькә генә аударып калдырмаска тиеш.

— ​Әмма дәүләт ике ел элек баланс турында уйлап тормады. Өстән боерык рәвешендә карар бирде һәм шунда ук прокурорлар мәктәпләргә барып, тикшерү эшләре уздыра башлады. Киләчәктә дә балансны дәүләттән көтү дөрес булырмы икән?

— Баланс булырга мөмкин. Ул чорны мин бер күчеш чоры дип әйтер идем. Хәзер туган телләр турында күп кенә конференцияләр уздырыла башлады. Федераль дәрәҗәдә дә. Субъектлар да бу темага төрле мәйданчыкларда актив формада сөйләшә башладылар. Төрле фикерләр туа. Бу фикерләр федераль үзәккә дә барып җитә. Минемчә, якын киләчәктә милли республикаларда туган телләрне саклау, аларны үстерү темасында нинди дә булса берәр компромисс булырга тиеш. Болай бара алмый.

— ​Сез үзегез бу компромисска ышанасызмы?

— Мин ышанам.

* * *

Халыкара конференцияне Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Фәннәр академиясе, Галимҗан Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институты оештырды.

XS
SM
MD
LG