Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Сибай, сула!" активистлары сим-карталарының һәм социаль челтәрләрдә сәхифәләренең томалануын хәбәр итте


Сибайда экологик пикет
Сибайда экологик пикет

Сибайда экология активистлары телефон сим-карталарына һәм социаль челтәрләрдәге аккаунтларына һөҗүм булуын хәбәр иттеләр. 

Башкортостанның Сибай шәһәрендә Учалы тау баектыру комбинатының һаваны пычратуына каршы көрәшүче "Сибай, сула!" иҗтимагый төркеме вәкилләре Эдуард Кадыйров, Вероника Кадыйрова, Диана Филиппова телефоннарының сим-карталары томалануын, шулай ук ВКонтакте социаль челтәрендәге сәхифәләренең да эшләүдән туктавын әйтә. Бу турыда активистлар "Сибай, сула!" хәрәкәтенең рәсми төркемендә язды.

Активистлар сүзләренчә, алар өчесе дә бер үк вакытта диярлек мобиль элемтә операторларыннан үзләренең сим-карталары алыштыруга гариза килүе турында хәбәр алганнар. "Элемтә хезмәтенә кемдер паспорт белән килеп, сим-картаны торгызу хакында гариза язган. Эдуардның ике симкасын берьюлы сүндереп куйдылар – берсе "Мегафон-Идел буе", икенчесе "Мегафон-Чиләбе өлкәсе" операторына карый иде. Ә Диананыкы МТС сим-картасы", дип язган Вероника Кадырова.

Активистлар төркемдә торучыларны телефоннарына аларның номерларыннан гадәти булмаган хәбәрләр килсә, җавап бирмәүләрен һәм бернинди дә гамәл кылмауларын сораганнар. Шулай ук алар полициягә мөрәҗәгать итәргә җыенуларын да әйткәннәр.

2018 ел ахырында Сибай шәһәре янында урнашкан Учалы тау баектыру комбинатының шахтасында мәгъдән пыскып янып яту сәбәпле, һава күкерт диоксиды белән агуланды. Учалы комбинаты агулы төтен чыганакларын юкка чыгару өчен тиешле чаралар күрми дип, Сибай шәһәрендә экология чисталыгы өчен көрәшүче "Сибай,сула!" иҗтимагый хәрәкәте оешты. Активистлар экологик һәлакәтне булдырмауны таләп итеп, урам чаралары уздырдылар.

XS
SM
MD
LG