Accessibility links

Кайнар хәбәр

Экспертлар: пенсиягә чыккач Русия ирләре - җиде ел ярым, хатын-кызлар 22,6 ел яши


Дагыстанда пенсионер
Дагыстанда пенсионер

FinExpertiza белгечләре Русиядә яшәүчеләрнең пенсиягә чыкканнан соң гомерен санаган. Илнең кайбер төбәкләрендә ирләрнең пенсиядә 2-3 ел гына яшәп калуы ачыкланган.

Русиядә ирләр пенсиягә чыкканнан соң якынча 7,5 ел, ә хатын-кызлар 22,6 ел яши дигән нәтиҗәләргә килгән FinExpertiza ширкәте белгечләре. Төрле төбәкләрдә бу күрсәткеч аерыла. Пенсиягә чыккач иң озак яшәүче ирләр Ингушетиядә (18,6 ел), Дагыстанда (15 ел), Мәскәүдә (14,4 ел) дип табылган. Хатын-кызлар пенсиядә озын гомер кичерүче төбәкләр дип Ингушетия, Якутия, Мурмански өлкәсе аталган, алар якынча 29, 27, 26 ел яши диелә.

Тыва республикасы, Иркутски өлкәсе һәм Яһүд автоном өлкәсендә ирләрнең пенсиядән соң калган гомере аеруча кыска булуы ачыкланган. Алар якынча бер елдан өч елга кадәр генә яшәп кала.

2019 елның 1 гыйнварыннан Русиядә пенсия реформасы башланды. Ул 2028 елга хатын-кызларның пенсиягә чыгу яшен 60ка, ирләрнекен 65 яшькә кадәр күтәрүне күздә тота. Пенсия яшен күтәрү халыкта ризасызлык уятты. Күпләр кешеләрнең пенсиягә чыкканнан соң озак яши алмавын, пенсия алып өлгермәвен әйттеләр.

Татарстан ЗАГС идарәсе узган нәтиҗәләренә йомгак ясаганда 2018 елда үлгән ирләрнең 46 процентына 65 яшь тулмаган, ягъни алар яңа пенсия яшенә җитмәгән булуын белдерде. Хатын-кызлар арасында 65 яшькә кадәр үлүчеләр 18 процент тәшкил иткән.

XS
SM
MD
LG