Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хөкүмәт бизнес вәкилләренә штрафларны дистәләгән мәртәбә арттырырга тәкъдим итте


Русия акчасы. Иллюстрация фотосы
Русия акчасы. Иллюстрация фотосы

Административ хокук бозулар кодексының Русия хөкүмәте тарафыннан әзерләнә торган яңа редакциясендә бизнес вәкилләренә дәүләт таләпләрен үтәмәгән өчен җәзаны катгыйландыру күздә тотыла.

Федераль салым хезмәте, Роспотребнадзор һәм башка хезмәтләр белән бәйле хокук бозу очраклары Административ хокук бозулар кодексының “Дәүләт контроле һәм муниципаль контроль өлкәсендә административ хокук бозулар” дигән маддәсендә искә алыначак.

Хосусый эшмәкәрләр өчен штрафлар 20 меңнән алып 40 меңгә кадәр, юридик затларга 10-20 мең сумнан 200-500 мең сумга кадәр менәчәк. Контроль алып баручы оешмаларның таләпләрен үтәмәгән өчен штрафлар берничә мәртәбә артачак.

Кабат хокук бозган өчен штраф күләме дә арта. Физик затларга 20-40 мең сум, хосусый эшмәкәрләргә 50-70 мең сум, дәүләт вазыйфасы үтәүче затларга 100-150 мең сум күләмендә штраф түләргә туры киләчәк. Моннан тыш, соңгылары өч елга эшеннән читләштерелергә дә мөмкин. Юридик затларга кабат хокук бозган өчен 1-2 миллион сумга кадәр штраф каралган.

XS
SM
MD
LG