Accessibility links

Кайнар хәбәр

ТИҮ активисты Казан шәһитләренә һәйкәл куюны таләп итеп ялгыз пикетка чыкты


Илшат Мостафин пикетта
Илшат Мостафин пикетта

12 декабрь Казанда татар иҗтимагый үзәге активисты Илшат Мостафин Казан ханлыгын яклап шәһит булучыларга һәйкәл куюны таләп итеп ялгыз пикетка чыкты.

Бауман урамында узган пикетта Илшат Мостафин "Президент Миңнеханов! Парламент рәисе Фәрит Мөхәммәтшин! Халык 1552 елда шәһит киткән татар каһарманнарына һәйкәлне 30 ел көтә! Оят бит бу, хурлык!" дигән шигар күтәреп торды.

Мостафин Азатлык хәбәрчесенә, шәһит булганнарга һәйкәл куюны халык 1552 елдан бирле көтә. Аларның бу батырлыкларын халык онытмасын өчен һәйкәл куелырга тиеш, диде.

Аның сүзләренчә, һәйкәлнең әле дә куелмавында төп сәбәп Русия хакимиятенең шовинист карашта булуында.

Илшат Мостафин пикетта
Илшат Мостафин пикетта

"Мәскәү 1552 елдан бирле шовинист сәясәт алып барып барлык халыкларны урыслаштыру юнәлешендә эшли. Шуңа күрә шәһит татарларга һәйкәл дә куелмый", дип белдерде ул.

Мостафин фикеренчә шәһитләргә һәйкәл кую мәсьәләсен Татарстан хакимияте белән Русия хакимияте бергәләп чишергә тиеш.

"Шулай да төп проблем үзебездә. Татарстан хакимияте һәйкәл куюны тиешенчә таләп итми. Минемчә, Татарстан түрәләре Мәскәүгә сүз әйтергә калтырап тора. Совет чорындагы кебек "одобрямс" формасы эшли. Бу форма Татарстан парламенты утырышларында, аның рәисе Мөхәммәтшин чыгышларында бик яхшы күренә. Мисал өчен, татар балаларын үз туган телләрендә укыту темасында да Татарстан парламенты Мәскәүнең карарын бертавыштан хуплады. Шул ук "одобрямс" булды. Латин графикасына күчүдә дә шулай булган иде", дип белдерде пикетчы.

Мостафин 1552 елны шәһит киткәннәргә һәйкәл Казанның халык иң күп йөри торган, иң күренә торган урынында булырга тиеш, диде.

Пикетчы шулай ук халыкны 16 декабрь Казанның Вахитов мәхкәмәсендә Казанны яклап шәһит булганнарга һәйкәл кую мәсьәләсе тикшереләчәк мәхкәмә утырышына килергә дә чакырды.

XS
SM
MD
LG