Accessibility links

Кайнар хәбәр

Европа берлеге Русиягә карата чикләүләрне тагын ярты елга озайтты


Шарль Мишель
Шарль Мишель

Европа берлегенең Русиягә карата чикләүләре 2020 елның июленә кадәр озайтылды. Бу турыда карар Европа шурасына кергән илләрнең җитәкчеләре тарафыннан Брюссельдәге утырышта кабул ителде.

Европа берлегенең Русиягә карата чикләү чараларын озайту Русиянең Мински килешүләрен үтәмәве белән бәйле диелә. Чикләүләрнең озайтылуы хакында Европа шурасы рәисенең матбугат сәркатибе Шарль Мишель үзенең твиттерында язып чыкты. Мишель шулай ук бу карарның Германия һәм Франция җитәкчеләренең Парижда узган "Норманд дүртлеге" очрашуында булып кайтканнан соң ясаган хисапларын тыңлагач кабул ителүен әйткән.

Элегрәк Украина президенты Владимир Зеленский да Русиягә карата чикләүләрне озайтырга чакырган иде. Ул Русиягә "Мински килешүләрен тулысынча үтәгәнчегә кадәр" басым ясарга кирәклеген әйтте.

Европа берлеге чикләүләре иң беренче тапкыр 2014 елның мартында Русия Кырымны аннексияләгәч кертелгән иде. Чикләү чаралары Русия икътисадының финанс, энергетика, саклану өлкәләренә карый.

Европа берлегенең Русиягә карата чикләүләре ярты ел саен озайтылып килә. Чикләүләрне шулай ук АКШ, Канада һәм башка дәүләтләр дә кертте.

XS
SM
MD
LG