Һавада формальдегид катнашы 1,6 дан 5,8 тапкырга, күкерт диоксидыныкы 1,6 тапкырга арткан. Роспотребнадзор Учалы тау баектыру ширкәтендә планнан тыш тикшерү алып бара дип хәбәр итә "Интерфакс".
Соңгы тапкыр һаваның чамадан тыш агулануы 26 ноябрдә теркәлгән булган. Өч ноктада һаваның чисталыгын үлчәп, икесендә формальдегидның, берсендә - күкерт диоксидының рөхсәт ителгәннән артыграк булуы ачыкланган.
2018 ел ахырында Сибай шәһәре янында урнашкан Учалы тау баектыру комбинатының шахтасында мәгъдән пыскып янып яту сәбәпле, һава күкерт диоксиды белән агуланды. Учалы комбинаты шахталарга балчыклы су салып, төтен чыганакларын сүндерергә тырышса да, һавага агулы матдәләр чыгуы дәвам итә.