Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырымтатар лидерлары Романия сәфәрен тәмамлады


Мостафа Җәмилев "Тюрксид" чарасында

Илгә кергәндә Бухарестагы чик сакчылары Рефат Чубаровны 3,5 сәгать трансфер бүлегендә тоткан иде.

14 декабрь көнне кырымтатар халкы лидеры Мостафа Җәмилев, Русиядә тыелган кырымтатар мәҗлесенең рәисе Рефат Чубаров Төркия-Украина-Романиядә яшәүче кырымтатар эшмәкәрләренең "Тюрксид" бәйсез эшмәкәрләр берләшмәсенең Романия бүлегенең тәкъдим итү чарасында катнашты.

Гөстәнҗә шәһәренең "Mandala Events” отелендә үзган бу чарада "Тюрксид"ның Романиядәге җитәкчеләре Эврен Омер, Неджат Салиның сәләмләү чыгышларыннан соң, берләшмәнең җитәкчесе Эртан Баштухан "Тюрксид"ның максатлары, вазифалары, соңгы елларда Романиядәге төрек инвестицияләре хакында сөйләп Романиядә яшәүче кырымтатарларның әһәмиятен телгә алды.

"Тюрсид"ның Украинадагы бүлек башлыгы Исмет Юксель Киевтагы бүлекчәнең февраль аенда тәкъдим ителәчәгән әйтте.

Чарада Төркиянең Гөстәнҗәдагы баш консулы Сабиха Качамак, Русиядә тыелган Мәҗлеснең рәисе Рефат Чубаров, кырымтатар халкы лидеры Мостафа Җәмилев чыгыш ясады. Чубаров "Тюрксид"ның бүлекчәләре Литва һәм Польшада да ачылачагын әйтте.

Чубаров һәм Җәмилев Романиягә Төркия аша 12 декабрь көнне килеп, икенче көнне "Татар көне" дип игълан ителгән чараларда катнашты. Алар Бухаресттагы кырымтатар үзәге вәкилләре (өч мең кырымтатар), Гөстәнҗәдагы кырымтатарлар (12 мең), Романиядәге тышкы эшләр министрлыгының дәүләт сәркатибе, Маршалл фондының белгечләре белән очраштылар.

12 декабрь Бухарест һава аланында чик сакчылаы Рефат Чубаровны 3,5 сәгать трансфер зонасында тотканнарны, паспортын алганнарны, килеп туган хәлгә Украинаның Романиядәге илчесе кушылырга мәҗбүр булуы турында Чубаров үзе сөйләде.

"Русиянең агулы капшавычлары мине Романиядә тотачакларын көтмәгән идем, чөнки Романиягә килүемнең максатларымның берсе тышкы эшләр министрлыгының дәүләт сәркатибе белән рәсми очрашу һәм Маршалл фондының белгечләре белән Кырым вазгыяте һәм Русия ягыннан ярымутрауның милитаризациясе хакында сөйләшү иде", диде ул.

Бухаресттагы очрашуда катнашкан кырымтатары 90 яшендәге Шевкати Абдураим да: "Чубаровны чиктән 4 сәгать уздырмаганнар, тик Украина илчелеге бу мәсьәләгә кушылганнан соң гына Чубаров Бухарест һава аланыннан чыкты. Мин үзем Кырымны тагын бер мәртәбә күрергә, Кырымга барырга бик телим, ләкин Русиядән визаны алып булмый", диде Азатлыкка.

15 декабрь кырымтатар лидерларының Романиягә сәфәре тәмамланды.

XS
SM
MD
LG