Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әгерҗе ата-аналары балалар бакчасы өчен түләүне арттырган өчен хакимияткә дәгъва белдергән


Архив фотосы
Архив фотосы

Татарстанның Әгерҗе район үзәгендә бер төркем ата-аналар балалар бакчасы өчен түләү артуына кәнәгатьсезлек белдереп, хакимият башлыгына килгән. Бер бала өчен түләү 1 гыйнвардан 3376 сумга кадәр арта.

Әгерҗе районы ата-аналары балалар бакчасы өчен түләү артуы турында тавыш күтәргән. 2020 елның 1 гыйнварыннан түләү якынча 18 процентка артачак. 1-3 яшьлек балалар өчен 3376 сум, 3-7 яшьлекләр өчен 3375 сум тәшкил итәчәк.

"Минем хезмәт хакым 8 мең. Ике балабыз бакчага йөри. Без бу акчаны каян алып түләп бетерик?" дип сөйләгән әниләрнең берсе "Вечерняя Казань" газетына. Социаль челтәрдә язучы әти-әниләр бәя күтәрелүгә карамастан, балалар бакчалары төзекләндерелмәвен, уенчыклар аз булуын әйтә. Алар шулай ук күрше Удмурт республикасында бакча бәясе күпкә азрак булуын искәртә.

ЛДПР фиркасенең Әгерҗе бүлеге вәкиле Рөстәм Рәшитов басмага сөйләгәнчә, бер дистәгә якын әниләр район башлыгы янына килгән. Алдан язылып килмәгәнгә, башта аларны кабул итәргә теләмәгәннәр, ләкин әниләр таләп иткәнгә күрә, аларны керткәннәр.
Аналар зарлануына район башлыгы Валерий Макаров Әгерҗе районының дотациядәге район булуын, җирле бюджетта ата-аналарның бакча өчен түләгән акчаларының бер өлешен кайтарырга акчалар юклыгын әйткән.

Соңрак район башкарама комитеты рәисе Андрей Авдеев район газеты аша ачыклык керткән. Анда ул 3375 сумны киләсе елдан балалар бакчаларына яңа кабул ителүчеләр генә түләячәк, моңа кадәр йөрүчеләр өчен 3003 сум калачак дигән. Яңа килгән балалар ни өчен кыйбатрак түләячәкләре аңлатылмый.

XS
SM
MD
LG