Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Арсенал" футболчысы мөселманнарны яклаганнан соң Кытай каналы клуб уенын эфирдан алды


Мәсүт Озил
Мәсүт Озил

Британиянең "Арсенал" футбол клубы уенчысы Мәсүт Озил Кытайда уйгырларны кысрыклауларга каршы чыккан иде. Моңа җавап итеп Кытай такымның уенын дәүләт телеканалында күрсәтүдән баш тартты.

Кытайда CCTV каналы Англия футбол чемпионаты кысаларында булган "Арсенал" һәм "Манчестер сити" такымнары арасындагы уенны күрсәтмәде дип хәбәр итә The Guardian.

Моңа кадәр "Арсенал" уенчысы, төрек егете Мәсүт Озил Кытай хакимиятенең уйгырларны кысрыклавын тәнкыйтьләп чыккан иде. "Алар Коръәнне яндыралар, мәчетләрне һәм мөселман мәктәпләрен ябалар, дин әһелләрен үтерәләр. Шуларга карамастан, мөселманнар дәшми", дигән Озил Твиттерда.

"Арсенал" клубы Озилнең бу сүзләренә катнашы юклыгын белдерде, "аның шәхси фикере" дип атады.

Кытайда "Арсенал" клубының 5 миллион җанатары бар, спорт барлары, рестораннар челтәре эшли. Англия премьер-лигасы Кытайга 2019-2022 елларда үз клубларының уеннарын күрсәтү хокукларын 564 миллион еврога саткан.

Соңгы елларда медиа чаралары Кытай хакимиятенең Синҗан-Уйгыр автоном төбәгендә яшәүче мөселманнарны эзәрлекләвен хәбәр итеп тора. Уйгырларны һәм төбәктәге кайбер башка мөселман халыкларны, шул исәптән татарларны да, "сәяси тәрбия" үзәкләренә ябалар. БМО мәгълүматларына караганда, "тәрбия үзәкләрендә" бүгенге көндә миллионнан артык уйгыр һәм башка мөселман азчылыклар вәкилләре тотыла.

Ноябрдә "Көнчыгыш Төркестанны торгызу милли хәрәкәте" (ETNAM) хокук яклау оешмасы Кытайда мөселманнар тотылучы 182 "тәрбия үзәге", төрмә дип фаразланган 209 бина һәм 74 хезмәт лагере ачыкланды дип хәбәр итте.

XS
SM
MD
LG