Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казакъстанда Бәйсезлек көнендә оппозиция митингы куып таратылды


Алматыда митинг
Алматыда митинг

Казакъстанның берничә шәһәрендә илнең Бәйсезлек көненә һәм 2011 елда Жаңаөзен шәһәрендә булган фаҗигале вакыйгалар истәлегенә багышланган чараларны полиция куып тараткан, аларда катнашучылар тоткарланган.

Казакъстан башкаласы Нур-Солтанда килешенмәгән урам чарасында катнашучылар шәһәрнең хөкүмәт биналары урнашкан кварталына юнәлгән, әмма полиция аларның юлын япкан. Дистәләгән кеше тоткарланган дип хәбәр итә Казакъстанда эшләүче Азаттык радиосы.

Аннан алда башкалада 1986 һәм 2011 елның 16 декабрендә булган фаҗигале вакыйгаларда һәлак булучыларны искә алу чарасы үткән.

Алматыда килештерелмәгән митингта катнашучылар сәяси тоткыннарны яклаган шигарьләр белән чыккан. Алар шулай ук "Казакъстанга Назарбаев кирәк түгел", "Картлач, кит" дип кычкырып барган.

Тагын берничә шәһәрдә активистлар тоткарлануы хакында хәбәр ителә.

16 декабрь Казакъстанда Бәйсезлек көне буларак бәйрәм ителә. Шушы ук көндә 33 ел элек республика башлыгы итеп Мәскәү кешесе Геннадий Колбинны куюга каршы чыгып, казакъ яшьләре Алматы шәһәрендә киңкүләм урам чаралары уздырды.

2011 елның 16 декабрендә Казакъстан хакимияте Жаңаөзен шәһәрендә нефтчеләр күтәрелешен көч белән бастырды. Рәсми саннарга караганда, ул бәрелешләрдә 17 кеше һәлак булган.

16 декабрдә митинглар уздырырга җыенуы хакында "Казакъстанның декмократик сайлавы" дип аталган теркәлмәгән хәрәкәт вәкилләре белдергән иде. Бу хәрәкәткә элеккеге банкир һәм Казакъстан хакимиятен тәнкыйтьләүче Мөхтәр Әбләзов нигез салган. Әлеге чараларда канташучылар илнең беренче президенты Нурсолтан Назарбаевның элеккечә хакимиятне үз кулында тотуын белдерә, аның сәясәттән китүен, илдә демократия булуын таләп итә.

XS
SM
MD
LG