Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Рубин" футбол такымы тренеры Роман Шаронов вазифасыннан китә


Роман Шаронов футболчылар белән ("Рубин" клубының рәсми сайтыннан)

Казанның футбол такымын рәсми рәвештә Эдуардо Докампо җитәкли иде, ләкин чынлыкта баш тренер эшен Шаронов башкарды. "Рубин"нан Докампо да китә. Тренерларның китү сәбәпләре әйтелми.

Рубин футбол клубының матбугат хезмәте Роман Шаронов һәм аның тренерлык штабы белән хезмәттәшлекнең "ике якның да ризалыгы белән" туктатылуын белдерде. Алга таба футболчылар белән кем шөгыльләнәсе, гыйнварда такымны җыеннарга кем алып барасы әйтелми.

19 турдан соң "Рубин" Русия беренчелегендә 13нче урында килә.

Быелның июнь башында Корбан Бердыев "Рубин"нан китүен белдергәч, такымның баш тренеры итеп номиналь рәвештә Эдуардо Докампо билгеләнгән иде​. Шаронов һәм Олег Кузьмин тренерлар булды. Ләкин чынлыкта клубта баш тренер эшен Шаронов башкарды.

2017 еллда "Рубин" хосусый-дәүләт финанслау моделеннән тулысынча хосусый финанслауга күчте. Клуб ТАИФ ширкәте карамагында күчерелде. Такымның ул чактагы президенты Илсур Метшин вазифадан китте. Яңа президент итеп ТАИФның мөдирләр шурасы әгъзасы Радик Шәймиев билгеләнде. Ләкин хәзерге вакытта клубның рәсми сайтында Шәймиев исеме күренми. Клубның мөдире - Рөстәм Сайманов.

фикерләр (2)

бу форум ябык
XS
SM
MD
LG