Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә пенсиянең тупланма өлеше тагын бер елга туңдырыла 


Путин русияләрнең тупланып баручы пенсиясен тагын бер ел дәвамында үзгәрешсез калдыру турында федераль канунга кул куйды. 

Пенсияләрнең тупланма өлеге 2022 елга кадәр туңдырылачак. Бу хакта президент Владимир Путин имзалаган канун хокукый мәгълүмат порталында дөнья күрде.

Русияләрнең пенсиясенең тупланма өлеше 2014 елдан бирле туңдырылган, ягъни алар артмый. Эш бирүче үзенең хезмәткәре өчен Пенсия фондына кертеп барган акчалар иминият өлешенә китә. Хакимият бу вакытлы чара дип әйтте, ләкин әлеге мораторий берничә мәртәбә озайтылды.

Элегрәк Русия финанс министрлыгы пенсияләрне туңдыруны тагын бер елга озайтуны формаль әйбер дигән иде. Шулай ук Русия финанс министрлыгы русияләргә пенсиядә яшәргә акчаны үзләренә җыярга киңәш бирде, ә дәүләт аларга гарантия һәм салым ташламалары бирер диде.

XS
SM
MD
LG