Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Мемориал" оешмасына салынган штрафлар күләме өч миллион сумнан арткан


Иллюстратив фото

Мәхкәмәләр штрафларны барлыгы 16 протокол нигезендә билгеләгән.

"Мемориал" хокук яклау үзәге һәм Халыкара "Мемориал" оешмасы, шулай ук аларның вазифалы вәкилләренә "чит ил агентлар" кануны нигезендә билгеләгән штрафлар күләме 3 миллион сумнан арткан. 16 декабрь Мәскәүнең Тверь районы мәхкәмәсе 100әр мең сумлык өч штраф салганнан соң бу хакта "Мемориал"ның матбугат хезмәте хәбәр итте.

Штрафлар халыкара "Мемориал" башлыгы Ян Рачинский һәм хокук яклау үзәге җитәкчесе Александр Черкасовка салынган. Аларны социаль челтәрләрдә тиешле тамгалар куймаулары өчен "чит ил агентлар" канунын бозуда гаеплиләр.

Мәхкәмәләр ике оешмага карата төзелгән 16 протокол нигезендә штрафлар салган. Протоколларның күпчелеге ФСБның Ингушетия идарәсе хезмәткәрләре шикаятьләре нигезендә төзелгән. Штрафлар күбесенчә Ян Рачинскийга салына.

"Мемориал" адвокатлары, оешма әлеге статус белән ризалашмаса да, аның социаль челтәрләрдәге сәхифәләрендә "чит ил агенты" тамгасы булуын әйтә. Роскомнадзор моны җитәрлек дип санамый, һәр язманы тамгаларга кирәк дип белдерә.

Хокук яклау оешмасы интернетта штрафларны түләүгә акча җыю кампаниясен башлап җибәргән.

Русиядә чит ил агентлары турындагы канун 2012 елдан бирле эшли. Документка ярашлы, сәяси эшчәнлек белән шөгыльләнүче һәм чит илдән акча алучы, сәүдәгә корылмаган оешмалар махсус реестрда теркәлергә тиеш.

Реестрга кергән оешмалар ярты ел саен үз эшчәнлеге турында хисап тапшырырга, матбугат чараларында үзләренең чит ил агенты булуларын күрсәтергә тиеш. "Чит ил агенты" дип аталудан баш тартучыларга 300 мең сумга кадәр штраф салынырга мөмкин.

"Мемориал" вәкилләре мәхкәмә утырышларының берсендә оешманы "чит ил агенты" дип тану кимсетү дип атады. "Мемориал" Русия халкы мәнфәгатьләрендә эшчәнлек алып бара дип белдерделәр.

XS
SM
MD
LG