Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырымда мәхкәмә "Хизб ут-Тәхрир" эше нигезендә гаепләнүчеләрне сак астында калдырды


Билял Адилов һәм Раим Айвазов киләсе елның 15 февраленә кадәр сак астында калачак. Алар "Хизб ут-Тәхрир" эше нигезендә гаепләнә.

Кырымның Русия контролендәге Югары мәхкәмәсе 16 декабрьдә "Хизб ут-Тәхрир"нең Акмәчет эше нигезендә гаепләнгән Билял Адилов һәм Раим Айвазовның аппеляциясен канәгатьләндермәде. Алар Акмәчет тикшерү изоляторында 2020 елның 15 феварленә кадәр калачак дип хәбәр итә "Кырым бердәмлеге" оешмасы.

Мәхкәмә утырышында гаепләнүчеләр IV Женева конвенциясен куллануны сораган Адвокат Рустем Кямлиев әлеге эш сәясиләштерелгән дип белдергән.

Билял Адилов үзенең элек Украин ватандашы булуы һәм Русия паспортын 2014 елгы вакыйгаларга бәйле генә алуы турында сөйләгән.

Яклау ягы дәлилләренә карамастан, мөрәҗәгать кире кагылган.

Март ахырында Русиянең ФСБ, эчке эшләр министрлыгы һәм Росгвардия хезмәткәрләре кырымтатар активистлары йортларында тентүләр һәм тоткарлаулар уздырды. Кулга алынган кырымтатарлар - "Кырым бердәмлеге" хокук яклау төркеме активистлары, аларның күбесе интернетта актив язучылар. Барлыгы 24 кеше тоткарланды. Алар Русиядә тыелган "Хизб ут-Тәхрир" оешмасында катнашуда гаепләнә.

Гаепләнүчеләр барлыгы - 25 кеше. Эдем Яячиковның кайдалыгы билгесез. "Мемориал" хокук яклау оешмасы аларны сәяси тоткын дип таныды.

Белешмә: Хизб ут-Тәхрир

"Хизб ут-Тәхрир" — халыкара исламчы сәяси фирка. Тыныч юллар белән ислам хәлифәте оештыруны максат итеп куя.

"Хизб ут-Тәхрир" көнбатыш һәм мөселман хөкүмәтләре өчен катлаулы мәсьәлә булып тора, чөнки ул хәлифәтне торгызырга омтылса да, моңа ирешү өчен көч куллануны кире кага. Көч кулланмавына карамастан, ул Малайзия, Лүбнән, Бангладеш, Пакстан һәм Йәмәннән кала барлык мөселман илләрендә, шулай ук Германия һәм Русиядә дә тыелган.

Русия Югары мәхкәмәсе 2003 елда "Хизб ут-Тәхрир"не террорчы оешма дип таныды. Русия җинаять кодексында террорчы оешма оештыру өчен гомерлек төрмәгә кадәр җәза каралган. Русиянең төрле төбәкләрендә "Хизб ут-Тәхрир" белән бәйле мәхкәмә эшләре бара. 2014 елда Русия Кырымны аннексияләгәннән соң анда да бу оешмага бәйле эзәрлекләүләр башланды.

XS
SM
MD
LG