Accessibility links

Кайнар хәбәр

Җыр язучылар өчен "Яңа татар җыры" бәйгесе тәкъдим ителде 


Казан Ратушасында "Яңа татар җыры" бәйгесен тәкъдим итү
Казан Ратушасында "Яңа татар җыры" бәйгесен тәкъдим итү

Казанда Ваһапов фестиваленең җитәкчеләре яңа проект белән таныштырды. Ул җыр язучылар арасында уздырылачак. Бәйгегә Татарстан президенты 1,3 миллион сум акча бүлеп биргән.

16 декабрьдә Казанда "Яңа татар җыры" дип аталган конкурс проекты тәкъдим ителде. Әлеге бәйгедә башкаручылар түгел, ә авторлар – шагыйрь һәм көй язучылар катнашырга мөмкин. Проект өчен 1,3 миллион сумны Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов бүлеп биргән.

"Яңа татар җыры" конкурсының авторы Рәшит Ваһапов исемендәге фонд җитәкчесе Рифат Фәттахов татар җыры милли булырга тиеш дип саный.

"Без яңа җырлар, заманча җырлар булсын дип тә максат куябыз, әмма төп таләбебез – яңа җырларның милли традиция белән элемтәсе булу. Татар җыры нинди генә яңа булса да, ул милли нигездә булырга тиеш, аның нигезендә моң булырга тиеш. Бу – башкаручылар конкурсы түгел, бу – авторлар, җырлар, репертуар конкурсы", диде Фәттахов.

Конкурс Татарстанда узган "Үзгәреш җиле"нә альтернатива булырга мөмкин. Татар җырына яңа сулыш кертү максатыннан оештырылган фестиваль, иске, классик җырларның көйләрен башкача яңгыратуга гына кайтып калды. "Яңа татар җыры" исә чын-чынлап үзгәреш кертергә тиеш дип исәпли опера җырчысы Зилә Сөнгатуллина. "Бәйге югары дәрәҗәдә узарга тиеш, безнең мили хәзинәбезне сакларга тиеш", ди ул.

Композитор Мәсгут Имашев яңа конкурска тапшырылачак җырларның көйләренә мелизмнарга бай булу шарты куя. "Җыр татар телендә булырга тиеш – бу төп максат. Әмма көйләрне сакларга кирәк, мелизмнарсыз, бормаларсыз татар җыры булмый. Аны һичшиксез сакларга кирәк. Җырлар пентатоникага нигезләнгән булырга тиеш. Әгәр пентатоника онытылып диатоникага күчәләр икән, бетте, бу инде татар җыры түгел. "Үзгәреш җилендә" читкә тайпылыш булды, шуңа күрә күңел рәнҗи иде ул концертны карагач", диде композитор.

Рифат Фәттахов сүзләренчә, бәйгедә төрле яшьтәге кешеләр катнашырга мөмкин, яшәү урыны да мөһим түгел. Шагыйрь белән композиторның һәвәскәр булуы да ихтимал.

Конкурс шартларыннан күренгәнчә, бәйгегә җибәрелгән бөтен җырларның авторлык хокуклары Рәшит Ваһапов исемендәге фондка тапшырылачак.

Жюри әгъзаларының кем буласы әлегә мәгълүм түгел, рәиснең генә исеме билгеле – жюрины Татарстанның халык шагыйре Разил Вәлиев җитәкләячәк.

Конкурсның ике номинациясе бар: "Иң яхшы татар җыры" һәм "Иң яхшы балалар җыры". Беренчелеккә ирешкән җырның сүзләрен һәм көен язган парга 200 мең сум түләү каралган, балалар җыры номинациясендә җиңүчеләргә - 150 мең сум биреләчәк. Икенче-өченче урыннарга да акчалата бүләк бирелә.

Конкурска җырлар кабул ителә башлаган. Аларны 2020 елның 15 июленә кадәр җибәрергә мөмкин. Җиңүчеләр көе һәм сүзләренә язылган җырларны гала-концертта ишетергә мөмкин. Ул киләсе елның ноябрь урталарында булыр дип көтелә.

XS
SM
MD
LG