Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медиа: Башкортстандагы хәрби заводтан 276 тонна шартлаткыч матдә югалган


Хәрби снаряд (архив фотосы)
Хәрби снаряд (архив фотосы)

Стәрлетамактагы "Авангард" федераль ширкәте Русия саклану министрлыгына карый. Аннан югалган шартлаткыч матдәләр читкә сатылган һәм сәнәгать өлкәсендә кулланыла торган шартлаткыч итеп эшкәртелгән булырга мөмкин.

Башкортстанның Стәрлетамак шәһәрендә урнашкан "Авангард" федераль казна ширкәтендә 276 тонна күләмендә шартлау үзлеге булган калдыклар юкка чыккан. Бу хакта оешмага якын булган ике кешегә сылтанып “Ведомости” яза.

Эчке эшләр министрлыгының Стәрлетамактагы тикшерү идарәсе "аеруча зур күләмдә караклык" маддәсе нигезендә җинаять эше ачкан. Тикшерү күрсәткәнчә, урлау 2017 елның ноябреннән 2019 елның мартына кадәр дәвам иткән.

Җинаять эшендә әйтелгәнчә, шартлаткыч матдәләр утильләштерелүче снарядлардан калган, аларны саклану министрлыгына тапшырырга тиеш булсалар да, бу эшләнмәгән. Тикшерү идарәсе бу матдәләр сәнәгать өлкәсендә кулланыла торган шартлаткыч итеп эшкәртелеп, читкә сатылгандыр дип фаразлый.

1993 елдан 2019 елның мартына кадәр "Авангард"ны Азат Ибраһимов җитәкләгән, ул эшләгәндә ширкәт финанс ягыннан авырлыклар кичергән, дип билгеләп үтелә.

XS
SM
MD
LG