Яңа маддәне Русия мәхкәмәсен, полиция хезмәткәрләрен хөрмәт итмәгән өчен, губернаторларны тәнкыйтьләгән өчен җәза бирүдә куллану очраклары да булган. Ике очракта һәйкәл янында биегән өчен штраф салынган. Әлеге очракларны МБХ-медиа барлаган.
"Дәүләт әләме, гербын мыскылларга беркемнең дә батырчылыгы җитмәсен. Ә андый очраклар бар", дип сөйләгән иде президент Владимир Путин Русия административ кодексына "хакимиятне хөрмәт итмәү" турында төзәтмә кертүнең әһәмияте турында. Ләкин бу маддә нигезендә штраф салуга китергән 33 эшнең 27се - шәхсән президентка ихтирамсызлык күрсәтү очрагы, дип яза МБХ-медиа.
"Агора" халыкара хокук яклау төркеме саннарына караганда, 2019 елның 1 декабренә "хакимияткә хөрмәт күрсәтмәү" өчен илнең 35 төбәгендә 63 административ эш ачылган, шуларның 23е туктатылган. 33 эш нигезендә барлыгы 1 миллион 155 мең сум күләмендә штраф сугылган.
- 29 мартта "фейк" яңалыкларны томалау һәм интернетта хакимиятне һәм дәүләт символларын мыскыл итүче язмалар өчен җәза бирү турында кануннар гамәлгә керде.
- Хакимиятне мыскыл итүче постлар урнаштыру вак хулиганлыкка тиңләнә. Бер ел эчендәге беренче шундый язма өчен 30-100 мең сум, икенчесе өчен 100-200 мең сум штраф яки 15 тәүлеккә кадәр сак астына алу, өченче һәм аннан соңгы очраклар өчен 200-300 мең сум штраф һәм иректән мәхрүм итү карала.