Accessibility links

Кайнар хәбәр

Пакстанда мәхкәмә элекке президент Мөшәррәфкә үлем карары чыгарды


Пәрвәз Мөшәррәф
Пәрвәз Мөшәррәф

76 яшьлек Пәрваз Мөшәррәфне 2007 елда илдә Конституцияне вакытлыча гамәлдән чыгарып торуы һәм гадәттән тыш хәл кертүе өчен гаеплиләр.

Пакстанның Махсус мәхкәмәсе илнең элеккеге президенты һәм хәрби җитәкчесе Пәрваз Мөшәррәфне үлем җәзасына хөкем итте, дип яза Dawn.

Карарны өч хөкемдардан торган коллегия кабул иткән. Аның рәисе, Пешавар Югары мәхкәмәсе башлыгы Вакар Әхмәт Сэтх белдергәнчә, Мөшәррәф Пакстан Конституциясенең алтынчы маддәсе нигезендә гаепле дип табылган.

Пәрваз Мөшәррәфне дәүләт хыянәтендә гаепләп, тикшерүләр 2014 елдан бирле барды һәм быел 19 ноябрдә тәмамланды. Элекке президентны 2007 елда илдә Конституцияне вакытлыча туктатып торуда, гадәттән тыш хәл тәртибе кертүдә гаеплиләр.

Мөшәррәф – Пакстанның унынчы президенты, бу вазифаны 2001-2008 елларда үтәгән.

2007 елның октябрендә яңа Пакстанда президент сайлаулары уза, анда генерал Пәрваз Мөшәррәф җиңеп чыга. Ләкин Мөшәррәфнең сайлауда җиңүенең канунга ярашлыгын мәхкәмә тикшерә башлый. Утырышка ике көн кала Мөшәррәф илдә гадәттән тыш хәл тәртибе кертә, Конституция вакытлыча гамәлдә түгел дип игълан итә.

Зур шәһәрләрдә хосусый телевизион каналлар тапшырулары туктатыла, Исламабадта телефон элемтәсе сүндерелә. Президентка каршы чыккан хөкемдарлар кулга алына. Ил халкына мөрәҗәгатендә Мөшәррәф болар барысы да ислам экстремистлары тудырган куркынычка каршы эшләнә дип белдерә. Президент гамәлләрен тәнкыйтьләгән оппозиция җитәкчесе Беназир Бһутто өй сагына утыртыла, ә аның тарафдарлары Исламабадка әзерләгән "озак йөреш" тыела.

2007 елның 29 ноябрендә ил җитәкчесе буларак ант бирә.

Әлеге вакытта Пәрвез Мөшәррәф Дубайда диелә, 2016 елда аңа дәвалану өчен Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә китәргә рөхсәт ителә. Шуннан бирле ул Пакстанга кайтмаган.

XS
SM
MD
LG