Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия гендер тигезлеге рейтингында дөньяда 81нче урынны алган 


Хокуклар тигезлеге өчен уздырылган чрада, Мәскәү
Хокуклар тигезлеге өчен уздырылган чрада, Мәскәү

Хатын-кызлар һәм ирләр хокуклары тигезлеге рейтингында Русия 153 ил арасында 81нче урында. Бу күрсәткеч Русиядә Африка илләре белән бер дәрәҗәдә.

2019 елда Русия гендер тигезлеге күрсәткече белән дөньяның 153 иле арасында 81нче урынга калган. 82нче урында – Эфиопия. Уганда исемлектә 65нче урында, Зимбабве 47нче урынны били диелгән Global Gender Gap Index рейтингында. Исемлек Дөнья икътисади форумы сайтында чыккан.

Рейтингта беренче урыннарда - Исландия, Норвегия, Финляндия. Пакстан, Гыйрак, Йәмәндә хатын-кызлар хәле аеруча начар дип табылган.

Шул ук вакытта Русия соңгы 50 елда ил җитәкчеләре гел ир-атлар булган 85 ил исемлегенә дә кергән. Белгечләр фикеренчә, гендер тигезсезлеге дөньяда 99,5 елдан соң бетереләчәк. Узган елда ул 108 эчендә юкка чыгарылыр диелде.

Җенесләр тигезлеге индексы мәгариф, сәясәт өлкәсендә хокуклар, сәламәтлек саклау өлкәсендә, ихтимал булган гомер озынлыгы, икътисад, карьера өлкәләрендә мөмкинлекләрне исәпкә алып төзелә.

XS
SM
MD
LG