Accessibility links

Кайнар хәбәр

2019 елның ун аенда Башкортстаннан 30 меңгә якын кеше күчеп киткән


Уфа һава аланы

Социологлар миграция күрсәткече шактый зур булуы сәбәпләрен республикада югары квалификацияле белгечләрнең кирәкмәве һәм кырыс климат белән бәйли.

2019 елның ун аенда Башкортстаннан 29523 кеше күченеп киткән. Татарстан белән чагыштырганда бу 8,9 тапкыр күбрәк: Татарстаннан 2019 елның гыйнварыннан октябренә кадәр 3320 кеше күченеп киткән, дип чагыштыру китерә Проуфу.ру. Басма Башстат мәгълүматларына сылтана.

Татарстан 2019 елның 10 аенда Идел буе федераль бүлгесендә халыкның табигый артымы күзәтелгән бердәнбер төбәк дип билгеләп үтелә материалда.

Социология фәннәре кандидаты Тимур Мохтаров әйтүенчә, Татарстан белән Башкортостанны миграция күрсәткечләрен чагыштыру бик үк дөрес түгел, чөнки Татарстан кабул итүче төбәк буларак халыкны үзенә тартып китерә. Башкортстанда күченеп китүчеләр саны зур булуы югары белемле, квалификацияле белгечләр кирәк булган тармакларның үсмәвендә, дип белдерә социолог. "Кайбер һөнәрләр бездә юкка чыкты, ә башка төбәкләрдә алар әле бар", ди Тимур Мохтаров. Башкортстаннан халык күченеп китүен ул шулай ук Урал төбәгенең кырыс һава шартлары белән дә бәйли.

Шул ук вакытта Башкортстан бүтән күрше төбәкләргә караганда миграция ягыннан яхшырак хәлдә дип билгеләп үтә Башкортстанның стратегик тикшеренүләр институты фәнни хезмәткәре Гөлдар Хилаҗева. 2017-2018 елларда Башкортстаннан китүчеләр саны 10 мең кешегә 19 кеше туры килсә, Мордовиядә һәм Оренбург өлкәсендә бу күрсәткеч 40, 60 кешегә җитә дигән белгеч.

Башкортстандагы демографик вазгыятьнең начараюы турында берничә ел рәттән сөйлиләр. Республика башлыгы вазифаларын башкарган вакытта Радий Хәбиров янына Мәскәү һава аланында Башкортстаннан вахта тәртибе белән эшләүче берничә кеше килеп һәм үз хәлләре турында сөйләгән иде. Хәбиров бу проблемны хәл итәргә кирәк дип белдерде.

фикерләр (1)

бу форум ябык
XS
SM
MD
LG