Accessibility links

Кайнар хәбәр

Зөфәр Гаязов Казанда татар кулинариясе кафедрасы ачарга тәкъдим итте


Тәмле Казан фестивалендә, 2019 ел
Тәмле Казан фестивалендә, 2019 ел

Татарстанның рестораторлар берлеге рәисе Зөфәр Гаязов Татарстан хезмәттәшлеге форумында милли аш-су тармагын үстерү юлларын атады.

Казанда Татарстан хезмәттәшлеге форумы барышында милли аш-су тармагын үстерү хакында тәкъдимнәр булды. Форум Казанда Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында узды.

Казан һәм Татарстанның ресторан һәм кунахканәләр тотучылар берлеге рәисе Зөфәр Гаязов татар аш-су сәнгате халыкара мәйданга чыгарга тиеш, диде. "Аны француз, итальян, кытай, япон аш-су сәнгате кебек үк, дөньяга таратырга кирәк. Без татарлар күп яши торган илләрдә татар үзәкләре аша милли ашларыбызны дөньяга чыгарырга тиешбез", диде Гаязов.

Ул үзе җитәкләгән берлекнең бүген татар ашлары туклану нокталарының өч төрен тәкъдим итә алуын әйтте. "Түбәтәй" мисалында тиз туклану нокталары, "Алан-аш" кафелары кебек урыннар һәм югары кухня рестораннары дип аңлатты ул. Хәзер рестораторлар берлеге татар ашлары рестораннарын франшиза ярдәмендә тарату өчен юридик нигезләр әзерли диде Гаязов.

Зөфәр Гаязов шулай ук Франция үрнәгендә татар аш-су сәнгатен өйрәнү, үстерү өчен бер уку оешмасы да кирәклеген әйтте. "Французлар милли кухня институтын булдыра, стандартлар бирә, бездә дә бу юнәлештә эшләргә кирәк", диде ул.

Гаязов Казан инновацион университеты нигезендә татар кулинариясе кафедрасы ачарга тәкъдим итте. Аның сүзләренчә, университет бүлмә бирергә, бу кафедраны булдыруда финанс ягыннан катнашырга әзер. Рестораторлар берлеге исә технологияләр ягыннан, уку програмын төзүне башкара ала, диде Гаязов.

"Дүрт ел дәвамында Татарстанда Юныс Әхмәтҗанов исемендәге татар кулинариясе бәйгесе уза. Быел анда 30дан артык такым катнашты. Русия шәһәрләреннән, Казакъстаннан да катнашучылар бар иде. 2020 елда Болгария, Маҗарстан, Финляндиядән килергә җыеналар", дип сөйләде Гаязов.

Рөстәм Миңнеханов үз чыгышында милләттәшләрне бердәм булырга чакырды, шулай ук 2020 елда җанисәп вакытында татар дип язылуны да телгә алды. "Сез монда кунак түгел, Татарстан сезнең өегез. Бердәм булсак, көчле булырбыз. Хәзер 2020 елда халык санын алачаклар. Безгә кешенеке кирәк түгел, әмма үзебезнеке саналган булсын", диде Миңнеханов.

XS
SM
MD
LG