Accessibility links

Кайнар хәбәр

БМО Гомум җыены Кырымда кеше хокукларын яклау турында резолюция кабул итте


Берләшкән милләтләр оешмасы Гомум җыены утырышында Русия тарафыннан аннексияләнгән Кырымда кеше хокуклары хакында резолюция кабул ителде. Ул шунда ук гамәлгә керде.

Резолюцияне яклап 65 ил тавыш бирде, 23 ил каршы чыкты, 83 ил тавыш бирүдән тыелып калды. Документка каршы чыгучы илләр арасында Русия, Белорусия, Әрмәнстан, Кытай, Венесуэла, Сүрия, Иран бар.

Резолюциянең төп нигезләмәләре:

  • Русиядән халыкны күчерү һәм күченергә көч кулланып мәҗбүр итү юлы белән Кырымда демографик хәлне үзгәртү сәясәтен туктатуны таләп итү.
  • Кырымдагы активистларны, аерым алганда, “Кырым теләктәшлеге” иҗтимаги оешмасы вәкилләрен терроризмга ярдәм күрсәтүдә гаепләп кулга алуларны хөкем итү.
  • Эзәрлекләүләрне туктату һәм фикер белдергән өчен тоткарланган кешеләрне иреккә чыгаруга чакыру.
  • Бөтен канунсыз тоткарланган Украина ватандашларын кичекмәстән азат итүне һәм аларның өйләренә кайтуга мөмкинлек тудыруны таләп итү.
  • Ирләрне Русия гаскәренә хезмәткә чакыру тәҗрибәсен хөкем итеп чыгу.

Элегрәк Украина эчке эшләр министрлыгы аннексияләнгән Кырымда украиннар һәм Кырым татарларының хокуклары "даими рәвештә бозыла" дип белдерде. Русия тышкы эшләр министры Сергей Лавров моны "уйдырма" дип атады.

Сентябрдә БМО баш сәркатибенең Кырымда кеше хокукларыбозылу хакында беренче хисабын халыкка чыгарды. Хисапта, аерым алганда, ярымутрау халкының ватандашлык һәм сәяси хокуклары бозылуның төп аспектлары чагылдырылган иде.

XS
SM
MD
LG