Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Хизб ут-Тәхрирнең" "Казан төркеме" шикаятен мәхкәмәдә карау кичектерелде


"Казан төркеме" фигурантлары белән видеоэлемтә
"Казан төркеме" фигурантлары белән видеоэлемтә

Мәскәүдә Русиядә тыелган "Хизб ут-Тәхрир" оешмасында катнашуда гаепләнгән биш татар егетенең мәхкәмә карарына биргән шикаяте каралды. Адвокатлар яклаучылар итеп "Казан төркеме" фигурантларының хатыннарын катнаштырырга сораса да, мәхкәмә аларның бу үтенечен кире какты.

Мәскәүнең хәрбиләр эшләре коллегия мәхкәмәсендә "Казан төркеме" фигурантларының 13 мартта Самарада чыккан мәхкәмә карарына шикаяте каралды. Эштә яңа адвокат булу сәбәпле, мәхкәмә утырышы 25 декабрдә дәвам итәчәк.

Адвокатлар яклаучылар итеп "Казан төркеме" фигурантларының хатыннарын катнаштырырга сораса да, мәхкәмә аларның бу үтенечен кире какты. 18 декабрдә бу эш нигезендә хөкем ителгәннәрнең хатыннары Мәскәүнең Сахаров үзәгендә "Террорчылык белән көрәшме, әллә дини инанулар беләнме?" дигән матбугат очрашуы уздырдылар.

"Казан төркеме" эше нигезендә гаепләнүче Руслан Сөнгатовның хатынының әнисе Нурия Сөнгатова матбугат очрашуында кияве турында сөйләде.

"Русланны куркыныч маддә нигезендә – террорчылыкта гаеплиләр. Минем аңлавымча, террочрылык ул көч куллану, кан, куркыту, үтерү. Киявемне 20 ел белгән килеш, мин аның турында мондый әйберләрне һич тә әйтә алмыйм. Ул тыныч, акыллы, әйбәт кеше. Гаиләсен туйдырыр өчен һәрвакыт эшләде, якыннары, туганнарын кайгыртты. Аның өзелеп көтеп алган кечкенә улы бар. Аңа хәзер 4 яшь, әтисен кулга алганда бары 1 яшь тә 3 ай гына иде. Без Русланны сагынабыз, аның рухи һәм физик халәте турында борчылабыз. Аның турында уйламаган көнебез юк. Без барыбыз да төрмәдә утырган кебек", дип сөйләде Нурия ханым.

Ул шулай ук якыннарының, күршеләре, танышларының Русланны террорчылыкта гаепләүләренә шаккатуын әйтте. "Безне ышандырырга тырышкан әйберләргә без бер тамчы да ышанмыйбыз. Безнең Руслан террорчы түгел! Мин аның Казандагы мәхкәмәсендә дә, Самарда хөкем чыгарганда да булдым, прокурорның да, тикшерүченең дә, гаепләү шаһитларының һәм мәхкәмәнең дә бер сүзенә дә ышанмыйм", диде ул.

"Аның эше хакында белгәннәремнән бер нәрсә аңладым – аны җинаять өчен түгел, ә бары мөселман булганы өчен, кешеләрне мәрхәмәтле булырга, яхшылык эшләргә, тынычлыкка, гаделлеккә чакырганы өчен хөкем итәләр. Шуның өчен ул 22 ел алды. Мин ишетеп киләм, кайбер кешеләр "тиктомалга утыртмаслар" диләр. Үзем дә кайчандыр шулай уйлый идем. Ләкин үзем шундый галедсезлек белән очрашкач, ялгышканымны аңладым. Бүген беркем дә шундый башбаштаклык корбаны булмасмын дия алмый. Бүген шундый чор, хакимияткә ярамаганны сөйләү генә түгел, уйларга да ярамый. Без Аллаһ тәгалә ярдәменә бик өметләнәбез, якын арада барысы да яхшы якка үзгәрер дип ышанабыз", дип сөйләде Нурия ханым.

2019 елның 13 мартында Самар шәһәрендә Идел буе бүлгесе хәрби мәхкәмәсе "Хизб ут-Тәхрир" оешмасында торуда гаепләнүче биш егеткә хөкем чыгарды. Аларның бишесенә бергә 93 еллык кырыс тәртипле төрмә җәзасы бирелде. Руслан Сөнгатовка 22 ел һәм ике ел иреген чикләү, Рөстәм Ямалиевка 20 ел һәм бер ел сигез айга иреген чикләү, Илнар Зиннәтовка 19 ел төрмә һәм бер ел да алты айга иреген чикләү, Марат Түләковка – 18 ел, Ирек Насыйровка– 14 елга ирегеннән мәхрүм итү җәзасы бирелде.

XS
SM
MD
LG