Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүдә Лубянкадагы ФСБ бинасы янында атыш булды


Лубянкада ФСБ бинасы
Лубянкада ФСБ бинасы

Рәсми булмаган мәгълүматларга караганда, Мәскәүдә ФСБ бинасы янында махсус хезмәтләрнең берничә вәкиле үтерелгән яки яраланган. Ут ачучы үтерелгән.

Мәскәү үзәгендә Лубянкадагы ФСБ бинасы янында атыш нәтиҗәсендә ике кеше яраланган. Алар махсус хезмәтләр вәкилләре дип хәбәр итә Baza Telegram каналы һәм социаль челтәрләр.

РБК эчке эшләр министрлыгындагы чыганакларына сылтанып язуынча, билгесез кеше Калашников мылтыгыннан машинлар кую урыннынан ут ачкан. Чыганакларның берсе бер кешенең һәлак булуы турында белдергән.

Интерфакс ФСБның матбугат хезмәтенә сылтанып язуынча, ут ачучы үтерелгән.

Вакыйганың башка нечкәлекләре турында хәбәр ителми. Анда ашыгыч хезмәтләр эшли. Социаль челтәрләрдә таралган видео һәм фотолардан күренгәнчә, атыш урынында автоматлы полиция хезмәткәрләре машина артларына качып тора, ә үтеп баручылар вакыйга урыныннан йөгереп качарга тырыша.

  • 20 декабрь Русиядә Федераль иминлек хезмәте көне билгеләнә.

XS
SM
MD
LG