Accessibility links

Европа парламенты Кытайда "тәрбия үзәкләрен" ябарга чакырып резолюция кабул итте


Илһам Тохтиның кызы Җәүһәр Тохти
Илһам Тохтиның кызы Җәүһәр Тохти

Европа парламенты депутатлары Кытайда уйгырларны кысрыклауга тирән борчылу белдереп, Кытай хөкүмәтен Синҗандагы тәрбия лагерларын кичекмәстән ябарга өндәде.

Европа парламенты депутатлары Кытайда йөз меңләгән уйгыр һәм этник казакъларның сәяси "тәрбия үзәкләренә" җибәрелүен катгый рәвештә хөкем итә, диелгән парламент кабул икән резолюциядә. Депутатлар Кытай хакимиятен кешеләрне бернинди гаеп белдермичә кулга алу, мәхкәмә тикшерүе һәм җинаять өчен җәза бирүләрне кичекмәстән туктатырга, бөтен тоткарланган кешеләрне, шул исәптән Сахаров бүләге иясе Илһам Тохтины да, быел ук кичекмәстән иреккә чыгарырга, дигән таләп куя.

Еропа парламенты депутатлары шулай ук Синҗан автоном бүлгесендәге мөселманнарны тоткарлаулар, азаплауларга, дин тоту иреген чикләүләргә һәм киңкүләм рәвештә дигитал күзәтүләргә дучар итә дип билгеләп үткәннәр. Алар Кытай җитәкчелеген бәйсез журналистларга һәм халыкара күзәтүчеләргә Синҗан провинциясенә керергә, андагы хәлне өйрәнергәмөмкинлек бирүгә чакыралар.

Европа парламенты депутатлары Европа Берлегенең Кытайда кеше хокукларын яхшырту өчен моңарчы кулланган чаралары сизелерлек нәтиҗәләргә китермәде, Кытайда кеше хокуклары торышы соңгы ун ел эчендә начарая гына төште дигән. Кытайда кеше хокуклары бозылу хакында мәсьәләне Европа берлеге Кытай хакимияте белән булган, сәяси һәм хокукларга кагылышлы һәр сөйләшүдә күтәрергә тиеш, дип ассызыклаган депутатлар. Шулай ук алар Европа шурасын Синҗанда төп хокукларны рәхимсез рәвештә бастыру өчен җаваплы булган кешеләргә карата максатка ярашлы чикләүләр кертергә, активларын туңдырырга чакыра.

14 ноябрдә "Көнчыгыш Төркестанны торгызу милли хәрәкәте" (ETNAM) хокук яклау оешмасы Кытайда мөселманнар тотылучы 182 "тәрбия үзәге", төрмә дип фаразланган 209 бина һәм 74 хезмәт лагере ачыклануы турында хәбәр итте.

Соңгы елларда медиа чаралары Кытай хакимиятенең Синҗан уйгыр автоном төбәгендә яшәүче мөселманнарны эзәрлекләвен хәбәр итеп тора. Уйгырларны һәм төбәктәге кайбер башка мөселман халыкларны, шул исәптән татарларны да, "сәяси тәрбия" үзәкләренә ябалар. БМО мәгълүматларына караганда, "тәрбия үзәкләрендә" бүгенге көндә миллионнан артык уйгыр һәм башка мөселман азчылыклар вәкилләре тотыла.

XS
SM
MD
LG