Accessibility links

Кайнар хәбәр

Зуля Камалованың интерактив клибы дөнья күрде


Зуля Камалова
Зуля Камалова

Клип "интерактив кино" алымнары белән төшерелгән, ягъни сюжетның ничек тәмамланасын тамашачы үзе сайлый.

Зуля Камалованың Йолдыз Миңнуллина сүзләренә язылган "Алты көн ярату" альбомыннан "Бишенче көн" җырына клип тәкъдим ителде.

Режиссер Александра Вәлиева төшергән бу клипны шулай ук 23 декабрьдә Зуля Камалованың Камал театрындагы концертында да тәкъдим итәчәкләр, дип сөйләде Азатлыкка журналист, музыкант, җәмәгать эшлеклесе Рәдиф Кашапов.

Клипның операторы – "Байгал" фильмын төшерүче-операторы Юрий Данилов. Клипта егет белән кызның мәхәббәте сурәтләнә, алар "хисләр лабораториясендә" бер-берсенә булган хис-тойгыларын тикшертәләр. Клип соңгы вакытта киң таралып килүче "интерактив кино" алымнары белән төшерелгән, ягъни сюжетның ничек тәмамланасын тамашачы үзе сайлый. Зуля Камалова җырына клипта да "Бергә калырга" һәм "Аерылырга" дигән төймәләр экранга чыга.

Зуля Камалованың "Алты көн ярату" альбомы 29 апрельдә дөнья күрде. Австралиядә яшәүче татар җырчысы аны чыгарыр өчен интернет аша акча җыйган иде.

XS
SM
MD
LG