Accessibility links

Кайнар хәбәр

Трамп галәм гаскәрләре булдыру канунын имзалады


Дональд Трамп (С) һәм вице-президент Майк Пенс
Дональд Трамп (С) һәм вице-президент Майк Пенс

АКШ президенты Дональд Трамп бер бүлеге илнең галәм гаскәрләрен булдыруны күздә тоткан яңа канун имзалады.

Бу Кушма Штатлар армиясендә яңа төр гаскәрләр булдыру турында 1947 елдан соң имзаланган беренче шундый канун. Ул чакта илнең хәрби һава көчләре булдырылган иде.

Яңа төр гаскәрнең башлыгы итеп генерал Джон Реймонд билгеләнде. Әлеге гаскәргә хәрби һава көчләреннән 15 мең кеше күчерелә. Август аенда Ак йортта узган бер тантанада чыгыш ясап Трамп яңа төр гаскәрләр булдыруны АКШ дошманнарының Җир орбитасын хәрбиләштерүе белән аңлаткан иде.

“Галәмдә ирекле эш итәргә юл ачылу Кушма Штатларга каршы очырылган теләсә кайсы ракетны күреп алырга һәм юк итәргә мөмкинлек бирәчәк”, дип китерде “Америка авазы” президент сүзләрен. Галәм гаскәрләре алты базада урнашыр дип көтелә. Дүртесе — Колорадо штатында, икесе — Алабама һәм Калифорния штатларында.

XS
SM
MD
LG