Accessibility links

Кайнар хәбәр

Шмаков татар телен урыс теле белән бер дәрәҗәдә укыткан өчен штраф җәзасын шикаять итте


Павел Шмаков
Павел Шмаков

"СОлНЦе" мәктәбе мөдире Павел Шмаков Казандагы Мәскәү районының килештерү мәхкәмәсенең алтынчы кассацион мәхкәмәсенә шикаять юллады.

Павел Шмаков татар телен урыс теле белән бер дәрәҗәдә укытуны дәвам иткән өчен 25 мең сум штраф җәзасын гамәлдән чыгаруны таләп итә. Аның шикаятенең күчермәсе безнең редакциядә дә бар.

Татар телен укытудагы үҗәтлеге өчен Казан мәхкәмәсе аны 2018 елның 12 мартында 25 мең сум штрафка тарткан иде. “СОлНЦе” мәктәбе мөдире ул чакта мәхкәмәдәге чыгышында канунны бозмавын дәлилләп чыгыш ясады. Шмаковны яклаучы адвокат мәхкәмәгә мөрәҗәгать иткән прокуратураның канунны бозуын, тиешенчә мөрәҗәгать итмәвен һәм мәхкәмәгә тарту өчен тиешле кысаларгы сыешмавын белдерде.Әмма мәхкәмә боларны исәпкә алмыйча Шмаковка 25 мең сум штраф салды.

Шмаков кассацион мөрәҗәгатендә Татарстан конституциясенә һәм республикада татар телен өйрәнү хокукы бирүче берничә канунга таяна.

XS
SM
MD
LG