Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Маузир Гыйниятуллинның хезмәте риясыз булды, әмма тиешенчә бәяләнмәде"


Маузир Гыйниятуллин (1962-2019)
Маузир Гыйниятуллин (1962-2019)

21 декабрь танылган җәмәгать эшлеклесе, Татарстан белән Башкортстан арасында мөнәсәбәтләрне яхшыртуны максат итеп куйган Маузир Гыйниятуллин вафат булды. Якыннары, хезмәттәшләре аны милләт дип җан атып йөргән күпкырлы шәхес итеп искә төшерә. Азатлык активист турында истәлекләрне туплады.

21 декабрь Маузир әфәнденең үлеме турында аның улы, музыкант Артур Гыйниятуллин хәбәр итте. "Әтием! Бүген ул безнең арабыздан китеп барды. Ул әни белән театрга барган, йөрәге тоткан, әни кулында вафат булган. Дүшәмбе аны Чаллыдан соңгы юлга озатачакбыз, вакытын соңрак хәбәр итәрмен. Әтием якты кеше иде, күпләргә ярдәм итте, аны барысы да хөрмәт итә. Әти, мин сине сынатмам!" дип язды ул.

Маузир Гыйниятуллин белән хушлашу 23 декабрь Чаллының Тәүбә мәчетендә була, аннары ул туган авылы Азнакай районы Сарлы авылы зиратында җирләнәчәк. Аның улы да, кызы да чит илдә, кайтуларын көтәләр дип аңлаттылар. Маузир Гыйниятуллинга 57 яшь иде.

Азатлык сөйләшкән активистлар, җәмәгать эшлеклеләре әлеге хәбәрне авыр кабул итте. Кемдер бу хәбәрне журналистлардан ишетте. Алар Маузир Гыйниятуллинның күпкырлы эшчәнлеген, үз көче белән Татарстаннан Башкортстанга китаплар илтүен, дәүләт тарафыннан танылмаган килеш, күпсанлы эшләр башкаруын искә алды.

"Ике республика бергә эшләсен дип татар белән башкортны дуслаштырып йөрде"

Чаллы милли хәрәкәте вәкиле, җәмәгать эшлеклесе Тәлгать Әхмәдишин татар хәрәкәтеннән күп кеше качып бетте, ә Маузир үз эшен туктатмады, әмма хакимият аны күрмәде дип сөйләде. "Маузир турында хәбәрне ишетү авыр булды. Без бит күп тә түгел, милләт дип җан атып йөргән кешеләр санаулы, аларның кинәт кенә китеп баруына күңел сыкрый. Маузир яшь иде, аның идея, проектлары күп булды.

Тәлгать Әхмәдишин
Тәлгать Әхмәдишин

Милли хәрәкәткә яшьли килгән кеше булды, әмма ташламады. Очрашабыз, шалтыратышабыз икән, сүз һәрвакыт татар, аның хәле турында. Ул бит эшчәнлеген татар мәгарифенә багышлады. Безнең башка җитмәде, ә ул ике республика бергә эшләргә, хәрәкәт итәргә тиеш дип татар белән башкортны дуслаштырып йөрде. Аралар бит яхшыдан түгел иде. Әмма халык, татарлар да , башкортлар да аны үз итте. Маузир тырышлыгы белән күп эшләр башкарылды, әмма аның хезмәте бәяләнмәде. Көне-төне Чаллы-Уфа юлларын таптады бит, машинасына китаплар төяп, кешеләрне дуслаштырып йөрде. Риясыз, рәхмәт көтмәде.

Аны татарлар да үз итте, башкортлар да

Ул Татарстан белән Башкорстанның мәгариф министрлыклары үзара аралашып, мәдәни чаралар нигезендә булса да, бергә хәрәкәт итсен дип тырышты. Әмма ни Энгел Фәттахов, ни Рәфис Борһанов (Татарстанның элекке һәм хәзерге мәгариф министрлары - ред.) аның сүзләренә колак салмады. Башта яңа министрга өметләре зур иде. Без бит самими халык, ышанабыз. Борһанов татар җанлы, татар укытучыларын җыя, урысча чыгыш ясаучыларны шелтәли дип әйткәне истә. Аннары күңеле төште, "Булмый бу абзыйдан. Нишләтергә инде бу милли мәгарифне?" дип аптырап сөйләп торган иде бер күрешкәч. Ул министр белән хәтта очраша да алмады, түрәләр җәмәгать эшлеклеләрен якын да китерми һәм шуның белән ялгышалар. Гәрчә Маузир Башкортстанда, башка төбәкләрдә татарларның ничек яшәгәнен, аларга ни кирәклеген, ничек хәрәкәт итәргә кирәклеген министрлыктан да күпкә яхшырак белә иде. Рәсми статистика түгел, чын реаль мәгълүмат бар иде аңарда.

Маузир кебек кешеләр бик аз, кадерен белмиләр. Аның эшен менә кем дәвам итәчәк? Аптыраган...

Үзе дә матур кеше иде, оптимист, шаян булды, гәрчә күңеле төшкән вакытлары да күп булгандыр, ә ул башкаларны юатты, дәртләндерде. Гаиләсе дә матур аның, өч бала үстерде, өчесе дә татар җанлы балалар", дип сөйләде Әхмәдишин.

"Аның максаты Башкортстандагы татарларга ярдәм итү булды"

Язучы, җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрәмова мәрхүмне авыр йөкне тартучы дип искә алды.

"Маузир энем белән аралашып яшәдек, бергә зур проектлар башкардык. Әйтик, 2003 елның сентябрендә Белорецки якларына, Шүлгән тауга чыгып киттек. Рульдә Маузир булды, авыр һәм кызыклы сәфәрнең башында ул торды. Борынгы мәгарәдә булганнан соң, Баймакка киттек, юл уңаендагы мәктәпләрдә тукталып очрашулар үткәрдек. 2004 елда тагын Башкортстанга чыгып киттек. Бу юлы ул мине Батыршаның авылына алып барды.

Фәүзия Бәйрәмова
Фәүзия Бәйрәмова

Ул ике арада йөрде. Башкорт белән татарны берләштерергә теләде. Башкортстанның һәр районына Татарстанның берәр районын билгеләде. Ул бик зур эш бит, бер кеше генә башкарырлык та түгел, ә ул аны тартты. Бөтен районнарда булды, умыртка баганасы авырткан килеш, сыртына салып Башкортстан татарларына китаплар ташыды. Баштарак аңа Чаллының мәгариф бүлеге ярдәм итте, Татар конгрессы да булышкалады. Аннан дөньялар үзгәрде, аны чит итә башладылар. Бензинлык ярдәм итсәләр дә җитәр иде. Китабын үзем җыям, калганын үзем оештырам дип әйтә иде. Мин дә сөйләшеп карадым, юк инде, чит иттеләр. Гәрчә аның максаты бер – Башкортстандагы татарларга ярдәм итү, аларга карата агрессияне сүндерү, яхшылык белән җиңү иде. Шулай эшләде, шул юлда җан бирде. Бик ихлас кеше иде, яткан җире нурлы булсын дип дога кылдым. Милләт күңелендә ул яхшы кеше булып калыр", диде Бәйрәмова.

"Сүлпәнлек күрсәткән район башлыкларына кереп аңлату, сөйләшү эшләрен башкара иде"

Маузир Гыйниятуллинның элекке хезмәттәше, Башкортстан татарлары конгрессының мәдәният комитеты рәисе Алик Локманов Азатлыкка Маузир әфәнденең күпкырлы эшчәнлек​ алып баруын сөйләде, "ни аяныч, хәзер бу кеше турында сөйләгәндә үткән заманны гына кулланып була", диде.

Алик Локманов
Алик Локманов

"Маузир һәрвакыт Татарстан белән Башкортстан арасында багланышлар булдырырга, җылы мөнәсәбәтләр урнаштырырга дип янып йөрде. Бигрәк тә мәгариф өлкәсендә эшчәнлек алып барды. Ике республика арасында "кардәш" районнар, мәктәпләр исемлеген төзеп, аларның бәйләнешен булдырды ул. Бу мәктәпләр бер-берсенә йөреп, эш тәҗрибәләре белән уртаклашып, мәгариф яңалыкларын бер-берсенә тәкъдим итеп яшәделәр. Ул бу эштә сүлпәнлек күрсәткән район башлыкларына кереп, хәтта аңлату, сөйләшү эшләрен башкара иде, моңа да вакыт таба иде.

Аның Казаннан Башкортстанга машинасында ташыган китапларның саны – исәпсез-хисапсыз

Ул Казаннан Башкортстанга үз машинасында мәктәпләргә, иҗтимагый оешмаларга ташыган китапларның, әдәби әсәрләрнең саны – исәпсез-хисапсыз. Бу эшне үз машинасы белән, үз акчасына эшләде, аңа бу эшләргә акчаны кем бирсен инде.

Яшьләрнең Шаяннар һәм тапкырлар уеннарын оештыруын да ул башлап йөрде. Бу уеннар бездә аның аркасында җанланып китте дисәк, һич тә арттыру түгел. Югары уку йортлары арасында эшчәнлекне дә алып бара иде, студентларны бер-берсе белән аралаштырып, очрашулар оештырып килә иде. Гомумән, күпкырлы эшчәнлек алып барган шәхес иде.

Шунысы үкенечле: дәүләт тарафыннан аның бу эшенә ярдәм күрсәтелмәде, аның эшчәнлеге тулысынча бәяләнмәде. Югыйсә, аның инициативаларын, активлыгын күпме файдага кулланып булыр иде", дип сөйләде Азатлыкка Локманов.

"Бервакытта да үзен алга төртмәде, мин дип күкрәк какмады"

Рәмилә Йосыпова, Чаллының "Гөлнәзирә" башкорт халык ансамбле җитәкчесе Татарстандагы башкортларның, Башкортостандагы татарларның терәге булган кешебезне югалттык дип сөйләде Азатлыкка.

Рәмилә Йосыпова
Рәмилә Йосыпова

"Кичә кич кенә языштык Маузир белән, ни хәлләргез бар дигән соравыма "Хатын белән театрга спектакльгә барабыз” дип җавап бирде. Берничә сәгатьтән соң кайгылы хәбәр... Ышанып та бетә алмыйбыз. Бәгырьнең бер үзәге өзелгән кебек. Безнең өлкән абыебыз кебек иде бит ул. Татарстандагы башкортларны, бигрәк тә Чаллыда яшәүчеләрне, җитәкләп йөртте дисәң дә була. Мине, башка иҗатчыларны әллә нинди ерак командировкаларга үз машинасына утыртып алып китә иде. Барыбыз да җыр, бию бәйгеләре булсынмы, лауреатлар булып кайта идек, ә Маузир балаларча сөенә иде.

Татарстанда да, Башкортстанда да аны аңлаучылар аз булды, "Ни җитми аңа? Нишләп йөри ул ике республика арасында?", дигән сораулар бирәләр иде ике якта да. Аны аңлаучылар аз булды. Ә ул чыннан да ихлас йөрде. Милләт дип йөрәге типте, башкортлар өчен дә өзгәләнде. Үпкәләшмик, бергә булырга кирәк дип йөрде.

Матур сүзләр табып сөйләүче дипломат булды

Безнең бөтен чараларга килер иде, кулында – фотоаппарат.
Чаллыга башкорт артистлары килсә, билетлары сатылдымы, кеше килсә ярар иде дип өзгәләнә иде. Кулында һәрчак чәчәкләр гөлләмәсе булыр иде, чәйгә торт алып килер иде. "Әйдәгез, чәй эчик!" дип сәхнә артында кешеләрнең күңелен күрә иде һәрчак. Гел кешеләрне дәтләндерде, матур сүзләр табып сөйләүче дипломат булды.

Әллә нинди чаклар булды, хисләр ташкан хәлләр дә чыккалый, ә Маузир белән гел бергә булдык, күп эшләр башкардык. Нинди генә сорау тумасын, мәсьәләне бергә чиштек. Бервакытта да үзен алга төртмәде, мин дип күкрәк какмады. Эченә дә күп җыйгандыр, күп очракта кешегә тешне кысарга, дәшми калырга, сабыр итәргә да туры килә. Ә Маузир бигрәк дә үз эченә җыйгандыр дип уйлыйм. Бер канатсыз калдык... Терәгебезне югалттык", дип сөйләде Рәмилә ханым.

"Яшьләрне яратты, ә яшьләр аны үз итте"

"Шаяннар һәм тапкырлар клубы"ның татар лигасы мөдире Рамил Әгъдиев Маузир әфәнде яшьләр белән уртак телне җиңел таба иде дип искә алды.

"Маузир әфәнде белән без күптән таныш идек. Чаллыдагы "Шаяннар һәм тапкырлар" мәктәп лигасына гел хәрәкәте, вакыты, энергиясе белән ярдәм итеп килде. Татар такымнарын Башкортстанга, Уфага йөртте, Башкортстаннан татар такымнарын Чаллыга алып килә иде. Чын мәгънәсендә ике республика яшьләрен берләштерде.

Татарча КВН күренеше
Татарча КВН күренеше

Һәрвакыт актив иде, нәрсәдер эшли, нәрсәдер сөйли, фотолар-видеолар күрсәтә. Без үзара шаяртып, аны "блогер" дип атый идек. Элекке вакытларда инстаграмнар юк иде бит, ә Маузир абый гел үзе белән фотолар, альбомнар йөртә иде, кешеләргә күрсәтә иде, шуңа аны белгәннәр яратып "блогер" дип әйтә иделәр.

Начар гадәтләре юк иде, үзе сәламәт, төз гәүдәле кеше. Безгә, яшьләргә үрнәк инде, чып-чын үрнәк булган шәхес. Ул бик тиз кеше белән аралаша башлый иде, яшьләр белән уртак тел таба иде, аны яшьләр дә яратты. Фәридә Таштабанованы озатканда ул бар иде. Икесе дә татар мәктәпләре белән эшләде бит, икесенең дә йөрәкләре татар дип типте. Бер елны ике мондый шәхесне югалту авыр", дип сөйләде ул.

"Күпме укытучыларны, күпме мәктәп балаларын якынайта алдык!"

Милләтне саклап калу – мәктәп һәм укытучылар кулында гына

Үз эшчәнлеген Маузир Гыйниятуллин үзе "Интертат" басмасында чыккан язмасында тасвирлый. "Милләтне саклап калу – мәктәп һәм укытучылар кулында гына, дигән фикергә килдем. Шуның өчен укытучыларга ярдәм итәргә, Татарстанда һәм Башкортстанда фидакяр татар теле укытучыларын берләштерергә кирәк дип саныйм", дип язган иде ул.

"Әле 2001 елда мин шундый бер проект тәкъдим иткән идем: Башкорстанда яшәүче татарларның бөтенесе дә Казанга килеп йөри алмый, шуның өчен ике республика арасындагы районнарны, ягъни зурлыклары, эчтәлекләре белән туры килгән районнарны бәйләргә, аларның мәгариф өлкәсендә булган мөнәсәбәтләрен ныгытырга кирәк. Фәрис Харисов, ул вакыттагы Татарстанның мәгариф министры, мине үзенә чакырып алды. Мин кулдан гына харита сызып, әйттем: "Әйдәгез Татарстанда һәм Башкортстанда шушы районнарны: Азнакай-Бакалы, Чаллы-Уфа, Саба-Аургазы һәм башкаларны бәйли", дидем. Шулай итеп, 2001 елның декабрендә Мәгариф министрлыгы 37 районга фәрман чыгарды һәм 2002 елның башында бу эшне миңа йөкләделәр.

Иң беренче Стәрлетамак белән Әлмәт очрашты, аннан Чаллы белән Уфа, Азнакай һәм Бакалы районнары кушылды. Шулай итеп без ике республика укытучыларын бер-берсе белән таныштыра башладык һәм шул ук вакытта иң яхшы укучыларны берләштерү максаты белән Чаллы-Уфа ШТКларын оештырырга тотындык. 2002 елдан алып 2012 елга кадәр без бертуктаусыз эшләдек һәм күпме укытучыларны, күпме мәктәп балаларын якынайта алдык!", ди язып чыккан иде Маузир Гыйниятуллин. Аның сүзләренчә, 2012 елдан соң мәгариф министрлыгында бу эш белән кызыксыну сүрелә, ике республика районнары арасында хезмәттәшлек бөтенләй юкка чыга.

Белешмә: Маузир Гыйниятуллин

Маузир Мирхәт улы Гыйниятуллин – "Агыйдел" Татарстан белән Башкортстан дуслыгы оешмасы рәисе, җәмәгать эшлеклесе, мөгаллим.

Азнакай районының Сарлы авылында 1962 елның 20 июлендә туган. Авыл мәктәбен тәмамлаганнан соң Чаллы педагогия инстититуның филология бүлегендә югары белем ала. Хатыны Гөлирә белән өч бала тәрбияләгән.

Азнакай районының топонимикасы турында китап авторы.

XS
SM
MD
LG