Accessibility links

Кайнар хәбәр

Полиция Тукай районында укучылар катнашында бәрелеш күнегүләре оештырган


Полиция күнегүләре турында Инстаграмга чыгарылган видеоны “Укытучылар альянсы” һөнәр берлегенең Татарстан бүлеге җитәкчесе Раушан Вәлиуллин күреп алган.

Татарстанның Тукай районындагы Новотроицки авылы мәктәп укучылары катнашында полиция күнегүләре уздырылган.

“Күнегүләрне 9нчы сыйныф укучылары белән уздырганнар. Укучыларга тулы экипировкалы, калканлы полиция хезмәткәрләренә һөҗүм итәргә кушканнар, укучыларны егып салганнар, кулларын каерганнар. Максатлары — полиция хезмәткәрләрен киңкүләм чуалышлар вакытында эш итәргә өйртәтү”, дип яза Раушан Вәлиуллин үзенең Facebook сәхифәсендә.

Аның язуынча, әлегә расланмаган чыганакларга караганда, полиция бу күнегүләрне районның мәгариф идарәсе белән килешү нигезендә уздырган.

“Ата-аналардан рөхсәт алынуы турында хәбәр юк. Авыл кешеләре “киңкүләм чуалышларда” балигъ булмаганнарның катнашуы ата-аналарга әйтми генә оештырылуына гаҗәпләнә. Алар шулай ук мәктәп програмының кайсы өлеше нигезендә кыйнау турында да сорау куя”, ди Вәлиуллин.

Видео авторы үзенең Instagram сәхифәсендә язуынча, ата-аналар 20 декабрьдә узган бу полиция күнегүләре турында кисәтелгән булган.

“Бу видеода минем туганым катнаша. Әти-әниләр моны мәктәп көне тәмамлангач кына белде. Укытучы “укучыларга иминлек турында инструкция бирелде. Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре киңкүләм чуалышларны тотрыклыландырырга өйрәнде”, дип яза бу видеоны чыгарган кыз.

Эчке эшләр министрлыгы бу күнегү уздырылуын раслады. Министрлык белдерүенчә, күнегү алдыннан мәктәп җитәкчелеге һәм укучылар иминлек кагыйдәләре турында кисәтелгән, күнегүгә чуалышларда катнашучылар буларак полиция хезмәткәрләре генә җәлеп ителгән, бер укучы да җәлеп ителмәгән, укучылар читтәрәк торган һәм аларга зыян килмәгән.

XS
SM
MD
LG