Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстан халкы кредитка баткан төбәкләр унлыгына кергән


Русия халкының банкларга бурычлары 2019 елда якынча 20 процентка арткан.

Башкортстанда бер кеше башына туры килгән кредит күләме 2019 елда 42,1 мең сумга арткан. Халыкның банкларга бурычлары нисбәтендә Татарстан Русиядә 55нче урында. Башкортстанда халыкның бурыч йөкләнеше индикаторы 66,7 процент тәшкил итә, Русиядә бу сан уртача 47,1 процент. Әлеге күрсәткеч төбәктә яшәүчеләрнең һәрберсенә туры килгән кредитның уртача күләме белән төбәктәге уртача хезмәт хакы күләмен чагыштырып табыла. 2019 елда Башкортстанда яшәүченең һәрберсенә уртача 247,6 мең сум бурыч туры килә (Русиядә – 227,5 мең), ел эчендә бер кешенең бурычы 42,1 мең сумга арткан, дигән мәгълүмат китерә РИА новости.

Әлеге күрсәткечләр нигезендә Башкортстан халкы кредитларга баткан төбәкләр унлыгына кергән. Ул исемлектә 77нче урында.

Татарстан 55 нче урынны били. Республикада бурыч йөкләнеше индикаторы 58,1 процент тәшкил итә, бер кешегә якынча 223,4 мең сум кредит туры килә, 2019 елда бурычлар күләме кеше башына якынча 38,4 мең сумга арткан.

Русия төбәкләре арасында халыкның кредитларга батуы ягыннан иң зур күрсәткечләр – Калмыкия, Тыва республикасы, Курган өлкәсендә.

Халкында кредитлар аз булган төбәкләр арасында беренче урында Ингушетия, Кырым республикасы, Акъяр.

Гомумән алганда, Русия халкының банкларга бурычлары 2019 елда якынча 20 процентка арткан.

Соңгы өч елда банклар процент ставкаларын киметкәнгә күрә, халык кредитларны күбрәк ала башлаган. Шул ук вакытта хезмәт хаклары әкрен үсә, шуңа күрә Русия халкының бурыч йөкләнеше арта, ди белгечләр.

2019 елда Русия халкының яртысы айлык керемнәренең 50 процентын кредит түләргә тоткан. Элегрәк Русия икътисад министры Максим Орешкин кулланучы кредитлары бирү социаль проблемга әверелә бара, 2021 елда кешеләр банкларга бурычларын киңкүләм рәвештә кайтармый башларга мөмкиннәр дигән иде. Үзәк банк саннарына караганда, Русиядә 40 миллионга якын кешенең бер булса да кредиты бар – бу илдәге эшләүче кешеләрнең 54 проценты. Халыкның банкларга гомуми бурычы октябргә 17 триллион сумга җиткән.

Русиядә кешеләрнең керемнәре дүрт ел дәвамында кими бара. Июндә Дөнья банкы халыкның кредитка батуын Русия икътисадына янаучы иң зур куркынычларның берсе дигән иде.

XS
SM
MD
LG